Питрәчлеләр яңа уку елын нинди кәеф белән башлый?
Бүген балалар матур итеп киенеп, бантиклар һәм галстуклар тагып, кулларына чәчәк бәйләмнәре тотып мәктәпкә Белем көненә багышланган тантаналы линейкаларга бара.
БЕРЕНЧЕ СЫЙНЫФ УКУЧЫСЫН МӘКТӘПКӘ ӘЗЕРЛӘҮ ӨЧЕН 20 МЕҢ СУМ КИТКӘН
Питрәчтән Елисей Сомов беренче сыйныфка бара. Ул Питрәчнең икенче мәктәбендә укыячак. Малай җәйдән үк мәктәп партасы артына утыруын, укытучысы һәм сыйныфташлары белән танышуын түземсезлек белән көтә. “Кыңгырау” бакчасында әзерлек дәресләре вакытында Елисей басма хәрефләр белән укырга һәм язарга өйрәнгән. Ул мәктәптә уку процессының ничек барганын белергә тели. Әнисе Надежда әйтүенчә, ул әле мәктәптә бер тапкыр да булмаган. Улы 35 минут буе дәрестә утыра алырмы дип борчыла, чөнки ул әле кечкенә һәм мәктәпнең тырышлык һәм сабырлык таләп итүен белми.
Уку елына ата-ана ныклап әзерләнгән. Аларның бу эштә тәҗрибәләре бар инде - олы уллары дүртенче сыйныфка бара. Елисейны мәктәпкә әзерләү өчен әти-әнисе якынча 20 мең сум акча тоткан. Надежда яхшы сыйфатлы әйберләр сатып алырга тырышкан. Портфель сатып алуга аеруча зур игътибар биргән.
– Без аңа акчаны кызганмадык - яхшы, ортопедик портфель сатып алдык. Аны сайлауда мөһим критерий – аның күләме, зурлыгы, ул арканы тирләтми, ә тукымасы су үткәрми торган булырга тиеш. Мин шулай ук замоклары күп булмаган портфель сайларга тырыштым, чөнки балалар аларны гел ачып, ябалар, тиз ваталар, – дип аңлатты малайның әнисе.
Икенче мәктәптә укучыларның кара-зәңгәр төстәге бердәм формасы булачак. Елисей әлегә бу киемнең гадәти булмавы, әмма матур булуы турында әйтте. Ул шулай ук тхэквондо секциясенә йөриячәк, чөнки балалар бакчасыннан ук бу спорт төре белән шөгыльләнә башлаган. Әти-әнисе бу аңа мәктәптәге киеренкелекне киметергә булышыр дип уйлый.
КИЛӘЧӘКТӘ ХИМИК БУЛАЧАК УНБЕРЕНЧЕ СЫЙНЫФ УКУЧЫСЫ
Ленино-Кокушкино авылыннан Кәрим Гыйззетдинов, яшьтәшләре кебе күк, быел беренче сентябрьгә мәктәп укучысы сыйфатында соңгы тапкыр бара. Унберенче сыйныф укучысы билгеләп үткәнчә, ул моңа борчылмый, ә киресенчә, нәтиҗәле укуга һәм имтиханнарны югары балларга тапшыруга өметләнә.
Аның яраткан фәне – химия. Сигезенче сыйныфтан ук ул аның белән ныклап шөгыльләнә башлый, фәнгә зур кызыксынуны укытучысы Анна Альбертовна уяткан. Бөтен мәктәп аның бу фән буенча уңышлары белән горурлана, аларның соңгылары: Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында призер, “Нобелевские надежды КНИТУ” конкурсында җиңгән. Кәрим җәен дә укуын туктатмаган, Казанга фәнни-техник үзәккә йөргән, анда лаборатория тәҗрибәләре, экспериментлар үткәрелә, алар нигезендә югары сыйныф укучысы фәнни мәкалә яза.
– Химия белән бәйле һөнәр сайларга телим. Инженерлык юнәлешендә. Мин инде бу фән буенча БДИга әзер, иң катлаулы биремнәрне үзлегемнән чишәргә җыенам. Шулай ук мин профильле математикадан имтихан тапшырачакмын - белемнәрне арттыру өчен, репетиторга йөрим. Мин мәктәптән соң Казанда укыячакмын, чөнки Татарстанны үземне табигый фән белгече буларак үстерү өчен перспективалы урын дип саныйм, – дип планнары белән уртаклашты егет.
БЕР СЫЙНЫФТА – ИКЕ УКУЧЫ
Кечкенә авыл мәктәпләрендә сыйныфларда 20шәр бала түгел, ә күпкә азрак укучы укый. Әмма, һәр бала белем алырга тиеш. Надеждино мәктәбендә быел җиденче сыйныфка ике бала гына бара, аларның берсе – Әскәр Шакиров. Аның әнисе Тәнзилә Хашимовна аның сыйныф җитәкчесе дә булып тора. Ул үзе дүрт кешедән торган сыйныфта укыганын искә төшерде. Ана буларак та, педагог буларак та ул моның үзенең уңай яклары бар дип саный.
– Беренчедән, һәр көнне баладан өй эшен сорыйлар, ул арткы партада качып утыра алмый. Икенчедән, һәр укучыга җитәрлек вакыт һәм игътибар бирелә, аның белән өстәмә дәресләргә вакыт кала, – дип аңлата Тәнзилә Хашим кызы.
Улының үзенә дә болай уку ошавын әйтте. Әлбәттә, яшьтәшләре белән аралашу гына җитеп бетми. Аның каравы, алтынчы, сигезенче сыйныф укучылары арасында дуслары бар.
Надеждино мәктәбендә иң күп укучылы сыйныфта сигез укучы булса, Көектәге “Алгоритим” лицеенда – 38, калганнарда шуңа якын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа