Питрәчнең икенче мәктәбенә быел 1000гә якын бала укырга керде
Шуларның 108е - беренче сыйныф укучылары
Район үзәгендәге икенче мәктәптә Белем көненә багышланган линейка узды. Бәйрәм барышында Россия һәм Татарстан флагларын күтәрү тантанасы булды, тантана илебез һәм республика гимннары яңгыравы белән үрелеп барды.
Бу мәктәпкә быел 960 бала укырга керде, шуларның 108е - беренче сыйныф укучылары. Бәйрәм чарасында район башлыгы урынбасары Венера Игнатьева, мәктәп директоры Хәбир Сәйфетдинов, мәгариф бүлеге методисты Миләүшә Яруллина чыгыш ясады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа