Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Питрәч 1 нче мәктәбендә уку елы башыннан дүрт заманча сыйныф һәм шахмат зонасы эшли

Без балаларның яңа шартларда ничек укуларын белдек.

Беренче мәктәптә технология, тормыш иминлеге нигезләре һәм информатика кабинетлары квадрокоптерлар, 3Д-принтерлар, виртуаль чынбарлык шлемнары, ноутбуклар белән җиһазландырылган. Әмма аңа кадәр сыйныф бүлмәләрендә зур ремонт үткәрелде. Яңа тәрәзәләр куелды, түшәм ремонтланды, ишекләр алыштырылды, стеналар шпаклевать ителде, аннан соң  яңа җиһазлар һәм күп функцияле җиһазлар кайтарылды.

Тормыш иминлеге нигезләре кабинетында өйрәнү тренажерлары  - манекеннар һәм имгәнүләр имитаторлары  барлыкка килде. Ә технология дәресләрендә иске инвентарь урынына конструкторлар һәм 3Д-принтер. Укытучылар квалификацияне күтәрү һәм югары технологияле җиһазлар белән эшләү буенча махсус курсларда укулар узды. Алар үзгәрешләргә шат һәм бу укучыларның фәннәр белән кызыксынуын арттырачак, дип саный.

- И н ф о р м а т и к а дәреслекләрендә, нигездә, теория генә, ә практика юк. Балалар предметны тере  мисаллар белән укытканда яхшырак аңлыйлар. Заманча җиһазлар дәресләрне интерактив һәм кызыклы итәчәк. Бу балаларның өлгерешенә уңай йогынты ясар дип ышанам, - дип сөйләде информатика укытучысы Руфинә Цыганова.

Шулай ук мәктәптә шахмат зонасы да төзекләндерелде, анда балалар дәресләрдән соң да, тәнәфесләрдә дә вакытны файдалы итеп үткәрәләр. Алар уенда үз осталыкларын яхшырталар, шахмат турнирларында катнашалар. Бик теләп яңа уенчыларны  өйрәтәләр.

- Балалар иҗади яктан үсә, лаеклы белем, заманча дөньяда кирәкле күнекмәләр ала. Бу балалар өчен дә, безнең өчен дә, укытучылар өчен дә югары технологияле дөньяга беренче адым, - дип йомгак ясады директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Нина Утяганова. Болар барысы да «Мәгариф»  илкүләм  проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында «Үсеш ноктасы» мәгариф үзәге эше нәтиҗәсендә барлыкка килде.

«Үсеш ноктасы» буенча Кощак, Ленино-Кокушкино, Шәле һәм Колай мәктәпләрендә кабинетлар яңартылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса