Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Питрәч балалар бакчалары иң яхшылар арасында

«Иң яхшы балалар бакчасы 2020» Бөтенроссия конкурсы нәтиҗәләре игълан ителде. Питрәч районыннан ике балалар бакчасы лауреат-җиңүче исеменә лаек булды.

«Кыңгырау» һәм «Каенкай» Россиянең иң яхшы 500 балалар бакчасы исемлегенә керде – бу зур җиңү.
Чарада Россиянең 16372 балалар бакчасы катнашты. Конкурс ачык-күргәзмә форматында узды. Мәктәпкәчә учреждениеләр үзләренең презентацияләрен бастырды, ә конкурс тамашачылары иң яхшылары өчен тавыш бирделәр.
- Әлбәттә, без үзебезнең балалар бакчасын тәкъдим итәргә булдык, - диләр «Каенкай» хезмәткәрләре. – Без барлык казанышларыбызны, программаларны күрсәттек. Мондый җиңүгә без чиксез шат.
«Кыңгырау» балалар бакчасы мөдире Елена Шиһабетдинова конкурста педагогларның белем сыйфаты һәм дәрәҗәсе аеруча бәяләнүен билгеләп үтте.
- Проектта без инновацион эшчәнлегебезне, шулай ук ата-аналар белән нәтиҗәле эшебезне тәкъдим иттек, - дип өстәде мөдир. - Бу җиңү безнең өчен алга барырга стимул

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: нацпроект