Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Питрәч балалары төгәл фәннәрне җентекләп өйрәнә

Иске Шигали мәктәбендә быел 3 кабинет яңартылды һәм шахмат зонасы булдырылды.

Белем бирү учреждениесе зур түгел, анда 126 бала укый.

Биология, химия, физика, информатика кабинетларында косметик ремонт ясалган. Стеналар буялган, тәрәзәләр, түшәмнәр алыштырылган. Төгәл-фәнни предметлардан практик дәресләр өчен җиһазлар биргәннәр. Укытучылар цифрлы лаборатория алган, аның ярдәмендә укучылар белән кызыклы тәҗрибә һәм тикшеренүләр үткәрәләр. Моннан тыш, ноутбук, принтер алып кайтканнар. Химиклар һәм физиклар өчен лаборатория эшләре өчен приборлар биргәннәр.

Элек без аларны язмача уздырдык. Ә хәзер тулы комплект алынды. Теорияне тыңлау бер хәл, ә барысын да үз күзләрең белән күрсәң бөтенләй башка.  Барысы да бар: Ньютон трубкасы да, шар-маятниклар да, вакуумлы насос та, - дип санап чыкты физика укытучысы Әсхәт Хәсәнов. 

Ә биология дәресләрендә балалар гербарий кулланып, яшелчә һәм үсемлекләрнең төзелешен өйрәнәләр, аларны микроскоп астында 600 тапкыр зурайтып карыйлар.

Бу агулы үсемлекләр гербарие. Хәзерге вакытта мин калужница үсемлеген тикшерәм, - диде унберенче сыйныф укучысы Саимә Шаһиәхмәтова. - Безгә беркая да барып  йөрергә кирәкми, табигатьне дәресләрдә дә күрергә була. Хәзер без барысын да кулларыбыз белән тотып карый алуыбызга бик шат. Табигый фәннәр белән кызыксынучы балалар саны артты, - дип билгеләп үтте ул. 

Болар барысы да «Мәгариф» илкүләм проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында «Үсеш ноктасы» мәгариф үзәге ярдәме белән барлыкка килгән. Аның буенча мәктәп коридорында икенче катта шахмат өстәлләре урнаштырылган, тәнәфесләрдә балалар шунда рәхәтләнеп уйный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса