Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Питрәч икенче мәктәбе - Татарстанда иң күп китап укучы

Район үзәгенең икенче мәктәбе татар телендә әсәрләр укучылар арасында үткән унынчы республика «Әдәби марафон»ында җиңүче булды.

Марафонда катнашучылар өч атна дәвамында көн саен татар телендәге әсәрләрне укыдылар һәм конкурсның исеме хэштегы белән социаль челтәрләрнең берсендә өзекләр урнаштырдылар.
- Мин марафонда инде өченче тапкыр катнашам. Быел бик күп шигырьләр һәм хикәяләр укыдым. Кайбер китапларны китапханәдән алдым, - диде 7 «Г» сыйныфы укучысы Даниил Спичков.
Район үзәгенең икенче мәктәбен Татарстан Республикасында иң күп укучы мәктәп буларак кубок белән бүләкләделәр. 7-10 сыйныфларда укучы унсигез балага истәлекле дипломнар, ә укытучылар Елена Галәветдинова, Гөлназ Сафина һәм Лилия Гатиатуллинага исемле кубоклар тапшырылды. Бүләкләү тантанасы Казанда туган тел көнендә узды.
- Төп бүләкне алуыбыз бик куанычлы. Мин укучыларым белән чиксез горурланам, - дип тәэсирләре белән уртаклашты Елена Галәветдинова.
Гадәти булмаган проектны оештыручылар - Татнетны үстерү фонды һәм Татар китап нәшрияты. Проектның максаты - яхшы гадәт - татарча әдәби әсәрләр, китаплар уку гадәтен формалаштыру.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса