Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Питрәч коррекция мәктәбендә укучыларны гамәли эшчәнлек төрләренә өйрәтәләр

Булачак һөнәргә юллама мәктәп дәресләрендә бирелә

Хәзерге заман балаларының күбесе бүген төрле гаджетлар белән мавыга һәм вакытларының күп өлешен шунда үткәрә. Ә бит моннан тыш, күпме кызыклы шөгыльләр бар, алар соңыннан һөнәр үзләштерүгә яхшы этәргеч була ала. Мисал өчен, мәктәп укучыларын биш юнәлеш буенча гамәли эшчәнлек төрләренә өйрәтәләр.

Коррекция мәктәбе директоры билгеләп үткәнчә, балаларның тегү, кулинария, столяр, штукатур, авыл хуҗалыгы юнәлешләре буенча булачак һөнәр серләренә өйрәнергә менә дигән мөмкинлекләре бар.
Ә яхшырак өйрәнелсен һәм үзләштерсен өчен, иң уңай шартлар тудыралар. 2020 елда «Ярдәм кулы» хәйрия фонды ярдәме белән кулинария кабинеты яңа рәвеш алды. Биредә ремонт үткәрелде, яңа көнкүреш техникасы белән тулысынча җиһазландырылды. Хәзер кабинетта уңайлы һәм матур, анда тәмле ризыклар, пироглар пешерергә була.

Сүз уңаеннан, кулинария дәресләренә малайлар да бик теләп йөри, - дип билгеләп үтте коррекция мәктәбе директоры Флорид Зарипов.  Дәресләр барышында аларны күзәткәндә, аларның теге яки бу ризыкны әзерләү процессы белән ничек мавыгуларын күрәсең. Алар өчен сөенергә генә мөмкин, чөнки бу кызыклы эшнең нигезләрен аңлап, алар киләчәк һөнәрләренә юнәлеш буенча беренче адым ясыйлар. Пешекчеләргә хәзерге вакытта сорау зур. Ә безнең балалар өчен бу аеруча мөһим. Әгәр алар соңыннан үзләре өчен эш урыны таба икән, димәк, дәресләр юкка гына узмаган.

Һәм менә тагын күңелле үзгәреш. Быел биредә тегү эше буенча кабинетны тулысынча үзгәртеп корганнар һәм ремонтлаганнар. Бу «Детские Домики» балаларга ярдәм итү фонды (фонд координаторы Айгөл Галимова) ярдәмендә мөмкин булды -  фонд тегү остаханәсен яңартуда һәм җиһазлауда хәйрия ярдәме күрсәтте. Бу Питрәч интернат-мәктәбе балалары өчен искиткеч бүләк.
Якты кабинет иҗатка этәрә. Тегү эше укытучысы Н.И.Зорина кызларның дәресләрдә бик теләп шөгыльләнүләрен билгеләп үтте, чөнки киләчәктә дә алар профессиональ тегүчеләр булмаса да, бу аларга шәхсән кирәк булачак. Тегү иҗатка этәргеч бирә, кызыксынуларын арттыра.
Флорид Фәритович билгеләп үткәнчә, мәктәптә балаларга кечкенәдән үк үзләренә яраткан эш-шөгыльләрен тапсын өчен бөтен көчләрен куялар, бу исә аларга киләчәк тормышларында файдага гына булачак.

Быел мәктәпне тәмамлаган ундүрт чыгарылыш сыйныф укучысының тугызы һөнәри уку йортларына укырга керде, - дип ассызыклады ул. Сигез кеше Дәрвишләр бистәсендә кече бизнес көллияте студентлары, берсе – төзелеш көллияте студенты булды. Без бу хәлгә бик шат, чөнки аларның эшкә урнашу мөмкинлеге булыр дип өметләнәм. Ә бу алар өчен иң мөһиме.


«Детские Домики» хәйрия фонды инде унбиш ел дәвамында балаларга тормышларын яхшырак, кызыклырак һәм матуррак итәргә ярдәм итә.
«Һөнәрләр көне. «Мода» индустриясендә һөнәри юнәлеш»  хәйрия проектын гамәлгә ашыру кысаларында Президент грантлары фонды, шәхси затларга һәм компанияләргә финанс ярдәме агымдагы елның сентябрь аеннан Питрәч коррекция мәктәбе балалары тормышына яңа үзгәреш кертте.   Аларга яңа тегү остаханәсе бүләк иттеләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса