Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Питрәч муниципаль районы башлыгы Илһам Кашаповның Укытучылар көне белән котлавы

Хөрмәтле Питрәч районы укытучылары, сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!

Укытучы - ул һөнәр генә түгел, ә рухи яктан тирән  мәгънәгә ия булган һәм көн саен чын күңелдән эшкә бирелгәнлек, көч, җаваплылык, балаларга карата мәхәббәт, игелеклелек, зирәклек һәм сабырлык таләп итә торган хезмәт. Сезнең хезмәтегез иң изге, иҗади, шул ук вакытта авыр һәм җаваплы хезмәт.

Мәктәп - һәр кеше тормышында бик җаваплы чор. Һәрберебезнең киләчәк язмышы ничек булуы, балачакта нинди дәресләр үзләштерүебезгә бәйле. Әйтергә кирәк, сезнең тырышлыгыгыз нәтиҗәсендә буыннар, традицияләр дәвамлылыгы сакланып кала. Сезгә игелекле эшегездә уңышлар, тырыш һәм акыллы укучылар телим. Нык сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге, бетмәстөкәнмәс энергия һәм күңел күтәренкелеге телим. Бәйрәм белән.

Илһам Кашапов, Питрәч муниципаль районы башлыгы – район Советы рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса