Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Питрәч районы «Царево» торак комплексында сөйләм үзәге эшли

Анда безгә хәзер 250ләп бала йөри.

Редакция хәбәрчесе Люция Сираҗиева әлеге учреждениенең эшчәнлеге турында тулырак белү өчен аның җитәкчесе Эльвира Зайцева белән очрашты.

- Эльвира Альбертовна, Сезнең Казанда һәм Чаллыда да шундый ук үзәкләр уңышлы эшли. Ни өчен безнең районда өстәмә үзәк ачарга карар иттегез?
- Кызганыч, елдан-ел сөйләм һәм психик тайпылышлар булган балалар саны арта бара. Без нәкъ менә шундыйлар белән эшлибез. Безнең хезмәтләрнең республика районнарында яшәүчеләр өчен дә ачык булуы мөһим, шулай ук анда да балаларга ярдәм кирәк. Аларга шәһәргә бару өчен бөкеләрдә вакытларын үткәрергә туры килә. Озын юл, беренче чиратта, балаларга авыр йогынты ясый. Аннары, башкала үзәгендә буш урыннар бик аз. Анда безгә хәзер 250ләп бала йөри.

- Ә хәзерге вакытта сезнең үзәккә «Царево» торак комплексында ничә бала йөри?
- 40 бала. Безнең тагын шул кадәр үк кабул итү мөмкинлеге бар. Бу питрәчлеләр генә түгел. Кайберләре Теләче, Саба районнарыннан килә.

- Сез нинди эш башкарасыз?
- Безгә сөйләмендә бик күп кимчелекләр булган балалар йөри. Кайберләре бөтенләй сөйләшми, икенчеләре акылга зәгыйфь, шулай ук сөйләшкәндә тотлыгучылар, сүзләрне дөрес әйтмәүчеләр бар. Ике яшьтән сабыйларны кабул итәбез. Башлангыч этапта мин ата-аналар белән консультация үткәрәм. Алар үз балалары, сөйләмдәге кимчелекләр турында сөйли. Без бергәләп булган проблеманы хәл итәбез, бала өчен иң кулай «маршрут»ны сайлыйбыз. Аннары аны дәресләргә язабыз һәм ул дәресләргә йөри башлый. Балаларга логопед, дефектология һәм нейропсихология буенча квалификацияле белгечләр коррекция ярдәме күрсәтә. Дәресләр һәр бала белән индивидуаль рәвештә рус телендә һәм  татар телендә үткәрелә. Бер дәрес 30дан 45 минутка кадәр дәвам итә.  Курсның күпме дәвам итүе укучының халәтенә  бәйле. Кемгәдер ике ай җитә, ә кемдер ел дәвамында йөри. Өлкәннәр өчен дә кабул итүләр үткәрәбез. Нигездә, дикция куябыз. Шулай ук мәктәпкә әзерлек буенча педагогыбыз бар, ул 2-3 баланы җыя һәм төркем дәресләре үткәрә.


? Сөйләм үзәге түбәндәге адрес буенча урнашкан: «Царево» ТК, Тукай урамы, 11 нче йорт.
? Эш графигы: дүшәмбедән җомгага кадәр 7.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр. Шимбә һәм якшәмбе - ял көннәре.
☎️ Элемтә өчен телефон: 8-952-036-50-99.

Социаль челтәрләр: Instagram, ВКонтакте


Реклама хокукында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса