Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Питрәч районы мәктәпләрендә Экстремизмга – юк!” айлыгы узды

    Сентябрь аенда республикада экстремизмга каршы айлык узды. Аның кысаларында район мәктәпләрендә толерантлыкны формалаштыруга юнәлдерелгән төрле чаралар үткәрелде.

    Татарстан җирендә күп еллар дәвамында йөздән артык милләт вәкилләре дус һәм тату яши. Үзара аңлашу, бер-берсенең гореф-гадәтләренә, мәдәни һәм рухи кыйммәтләренә карата ихтирамлы мөнәсәбәт тә булу республикабызда тынычлыкның һәм иминлекнең нигезе булып тора. Айлык дәвамында Татар Тау Иле мәктәбендә "Экстремизмга - юк!" исеме астында махсус дәресләр, түгәрәк өстәлләр, лекция һәм тематик кичәләр, "Экстримизмга юл юк!", "Без, халыклар дуслыгы өчен!" темаларына конкурслар уза. Ачык чараларда укытучылар балаларга төрле канунсыз формаль булмаган берләшмәләр турында сөйлиләр, аларга кушылырга ярамаганлыгын аңлаталар, гражданлык һәм патриотизм хисен тәрбиялиләр. Мәктәптә айлык барышында авыл җирлеге депутаты Эльвира Фәрит кызы Әхмәтова белән очрашу узды. Очрашу барышында милләт һәм динара татулыкны ныгытуга, җәмгыятьтәге террорчылык, экстримизм профилактикасы турында сүз алып барылды. 3 сентябрь көнне Террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелде.

    Террорчылыкка юл куймау - дөнья җәмәгатьчелегенең иң зур һәм катлаулы бурычларының берсе. Ватаныбызның көч-куәтен арттыру, илнең бөтенлеген, тынычлыгын саклау, терроризмның һәртөрле күренешләренә каршы тору өчен мондый чара һәм дәресләрнең әһәмияте зур.

    ×××

    Бүгенге аеруча катлаулы дөньяда тату, милләтара низаглар булдырмыйча яшәү мөһим.

    Татарстанда - "Экстремизмга - юк!" айлыгының максаты - милләтара һәм конфессияара килешүне ныгыту, террорчылык һәм экстремистлыкны кисәтү, халыкта андый хәлләргә түзеп тормау мохите булдыруга юнәлдерелгән иҗтимагый фикер формалаштыру. Айлык уңаеннан Чыты мәктәбендә дә план нигезендә төрле чаралар үтте. Сентябрь башында һәр сыйныфта үткән "Экстремизмга - юк!" дигән темага бердәм республика дәресе укучыларда милләтара дуслык, хөрмәт һәм түземлелек тәрбияләүгә юнәлдерелгән иде.

    "Без - халыклар дуслыгы өчен!" дигән темага рәсемнәр һәм "Без яшибез дуслык илендә" дигән темага иншалар бәйгесендә укучылар бик теләп катнашты. Һәр бала халыклар дуслыгын үзенчә күзаллаган, үзенчә сурәтләгән. Айлык дәвамында сыйныф җитәкчеләре тарафыннан үткәрелгән сыйныф сәгатьләре дә укучыларда милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрдә толерантлыкны үстерүгә юнәлтелгән. Үткәрелгән чаралардан укучылар күрше милләт вәкилләрен генә түгел, ә аларның рухи чыганакларын тәшкил иткән гореф-гадәтләрен дә без хөрмәт итәргә тиешлеген төшенделәр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: