Питрәч районының Шәле мәктәбе укучысы дипломант исеменә лаек булды
Ул Туфан Миңнуллин исемендәге республика конференциясендә катнашты.
Шәле мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Айсылу Вахитова (җитәкчесе Тәнзилә Җамалиева) халык язучысы, күренекле драматург Туфан Миңнуллин исемендәге укытучылар һәм укучыларның VIII республика конференциясендә канашты һәм "Кызыл тышлы дәфтәр" номинациясендә (Журналистика) җиңү яулды һәм диплом белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа