Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Питрәч укучылары "Зур этнографик диктант"та катнаша

Массакүләм акциядә теләгән һәркем катнаша ала.

Яшь питрәчлеләр «Зур этнографик диктант» Халыкара агарту акциясендә катнашалар. Ул 3-7 ноябрьдә онлайн-режимда көн саен 10нан 11 сәгатькә кадәр уза. Питрәчнең беренче мәктәбеннән 25ләп укучы әлеге акциягә кушылырга булган һәм ноутбуклы кабинетларның берсендә җыелган. Аларга бу эштә педагог-оештыручы ярдәм итте. Диктант узу өчен 45 минут вакыт бирелә. Укучылар билгеләп үткәнчә, диктантта сораулар төрле булган, әмма барысы да халык гореф-гадәтләренә һәм мәдәниятенә багышланган.

Иң гади сорауларның берсе: нәрсә ул калфак? Мин милли баш киемнәрен беләм, шуңа күрә миңа җиңел булды. Ә менә халык санын алу мәсьәләләрендә кыенлыклар туды, - дип уртаклашты тугызынчы сыйныф укучысы Виктория Кубышкина.

Акциягә теләгән һәркем кушыла ала. Сез үзегезнең белемнәрегезне тикшереп, портфолиогызны мондый массакүләм чарада катнашучы сертификаты белән тулыландырыгыз. Моның өчен «Зур этнографик диктант» рәсми сайтына керү җитә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса