Питрәч укучыларын олимпиадада катнашырга чакыралар
8-11 сыйныф укучылары арасында «Кулланучылар хокукларын яклау» темасы буенча сигезенче республика олимпиадасы старт алды.
Олимпиадада 8, 9, 10, 11 сыйныф укучылары катнаша ала. 2 сентябрьдән 16 сентябрьгә кадәр теркәлергә мөмкин.
Олимпиада ике этаптан тора.
Беренче сайлап алу этабы 21-25 сентябрьдә дистанцион формада узачак. Катнашучылар 21 сентябрьдә кулланучылар хокукларын яклау порталында «Олимпиада» бүлегендә урнаштырылачак тест биремнәрен үтиләр.
2 нче йомгаклау этабы 5 октябрьдән 12 октябрьгә кадәр, шулай ук дистанцион рәвештә үткәрелә. Катнашучылар эссе формасындагы иҗади биремне үтәячәк. Эссе темалары 5 октябрьдә кулланучылар хокукларын яклау порталында «Олимпиада» бүлегендә урнаштырылачак. Конкрет проблема буенча иҗади инша әзерләргә, аның мәгънәсен ачарга, төрле аспектларны билгеләргә, үз карашыңны формалаштырырга һәм нигезләргә кирәк булачак. Эссе рус яки татар телләрендә өч биттән дә артмаган күләмдә кабул ителә.
Олимпиада нәтиҗәләре порталда 12 ноябрьдән дә соңга калмыйча урнаштырылачак. Җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа