Питрәч укучысы Яна Максимова республика олимпиадасында җиңү яулады
“Кулланучылар хокукларын яклау” темасы буенча республика олимпиадасында “Кулланучылар грамоталылыгы нигезләрен өйрәнүдә ирешкән уңышлары өчен” номинациясендә Питрәч авылының беренче мәктәбе укучысы Яна Максимова грамота һәм бүләк сертификаты белән бүләкләнде.
Дәүләт алкоголь инспекциясе үткәрә торган олимпиада укучыларның үз хокукларын яклауда аң-белемнәрен күтәрүгә юнәлдерелгән һәм ул өч этапта уза. Беренче этапта катнашучылар теркәлә һәм дистанцион тест уза. Олимпиаданың икенче этабында алар эссе язалар. Ә йомгаклау өлешендә – тест эшлиләр, шуның нәтиҗәсендә җиңүчеләр билгеләнә.
- Әлеге олимпиаданы без инде җиденче ел уздырабыз. Шуны билгеләп үтәсем килә, сезнең районнан катнашучылар саны елдан-ел арта бара. Быел, мәсәлән, 100дән артык кеше катнашты. Соңгы этапка кадәр ике укучы гына барып җитте, алар арасында җиңүче булып Яна Максимова танылды, - дип билгеләп үтте ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова.
- Бу конкурста мин инде икенче ел рәттән катнашам. Эш шунда, миңа җәмгыять белеме, юриспруденция бик ошый, мин инде хәзер үк Гражданлык кодексын һәм Федераль законны өйрәнәм. Бу бәйге мине үзенең масштабы белән кызыксындырды. Олимпиадада катнашып, мин белемем белән генә уртаклашып калмыйча, үзем өчен бик күп яңа белемнәр дә алырга телим, - дип уртаклашты безнең белән олимпиада җиңүчесе Яна Максимова. Янаны тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Резедә Рәхмәтуллина әзерләде. Аңа ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтхановның һәм ТР премьер-министры урынбасары – ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһановның Рәхмәт хаты тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа