Питрәчлеләр «Җиңү диктанты» язды
Безнең район халкы икенче Бөтендөнья сугышы тәмамлануга 75 ел тулуга багышланган Халыкара тарихи акциядә катнашты.
Диктант язуның төп мәйданчыгы Питрәч беренче мәктәбендә булды. 150дән артык укучы илебезнең үткәне турында үз белемнәрен зур теләк белән сынап карады.
- Һәркемгә тарих буенча 25 сораудан торган контроль материаллар таратылды. Башка теләүчеләр «Җиңү диктанты»на онлайн режимда кушылды, - дип билгеләп үтте мәгариф бүлеге башлыгы Марина Харитонова.
Акциядә катнашучылар арасында яшь армиячеләр дә бар иде. Аларны тарих дәресләренә актив рәвештә җәлеп итәләр. Алар өчен хәрби темаларга багышланган төрле чаралар үткәрелә.
- Яшьләр Совет халкы геройларын хәтерләргә һәм алар белән горурланырга тиеш. Мин музейларга йөрергә яратам, анда үз илемнең тарихи язмышы чагыла, шулай ук «Халык хәтере» сайтында туганнарымның авыр тормышы турында күп нәрсә өйрәндем, — дип уртаклашты яшь армиячеләр хәрәкәтендә катнашучы Марина Фурсова.
Патриотизм һәм Ватанга мәхәббәт укучыларда диктантта катнашу гына түгел, ә үз илебез тарихына карата кызыксыну да уята.
- Мин үз Ватанымның тарихи үткәнен хәтерләргә һәм истә тотарга тиеш дип саныйм, - ди район үзәгендәге беренче мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучысы Ирина Петрова.
Массакүләм акция дөньяның 75 илендә узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа