Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Питрәчнең «Айгөл» балалар бакчасы ярты миллионлы грант отты

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе Татарстанның иң яхшы 10 билингваль балалар бакчасы исемлегенә керде.

Ярты миллионлы грант коллективка, һичшиксез, ышаныч һәм эшкә зур этәргеч, матди яктан да, балаларны тәрбияләү планында да алга таба үсеш өчен мөмкинлек бирә.

Проектның бюджеты компьютер җиһазлары сатып алуга исәпләнгән, - дип билгеләп үтте балалар бакчасы мөдире Ләйлә Камалиева, - шулай ук Идел буе халыкларының балалар җиһазлары һәм костюмнары, Сабантуй, Нардуган, Нәүрүз, Май чабу кебек чаралар үткәрү, төрле дәрәҗәдәге конкурсларда катнашу һәм «Дуслык кәрваны» һәм «Туган ягым» проектларын тормышка ашыру өчен тотылачак.

Ләйлә Ибраһимовна билгеләп үткәнчә, «Дуслык кәрваны» проекты Россия халыкларының мәдәни мирасы елына һәм Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның телләрен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятләрен саклауга багышлана. Ул балаларда халык мәдәнияте һәм үзләрен күрсәтү, иҗади һәм проект эшчәнлеге аша кызыксыну тәрбияләүгә юнәлтелгән чараларны үз эченә ала. Ә «Туган ягым» проекты мәктәпкәчә яшьтәге балаларда Ватанга, туган якка мәхәббәт, өлкән буынга карата хөрмәт һәм әхлакый-патриотик хисләр формалаштыруга юнәлдерелгән.

Без мондый конкурста беренче тапкыр җиңү яулый алдык, - дип фикерләре белән уртаклашты Ләйлә Камалиева. - Әмма «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» грант конкурсында инде икенче тапкыр катнашабыз. Һәм, сүз уңаеннан, билингваль белем бирү эшен 2019 елдан бирле алып барабыз. Кызганыч, 2020 елда грант отып булмады. Әмма без күңелебезне төшермәдек. Ә киресенчә, бу вакыт эчендә бик зур эш башкардык. Билингваль белем бирү буенча заманча
методлар кулланып яңа проектлар һәм технологияләр кертелде. Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында бик күп чаралар үткәрелде. Болар «Дуслык кәрваны», «Туган ягым», «Мин татарча сөйләшәм», «Габдулла Тукай шигырьләре» акцияләре, «Шагыйрьләр һәм язучылар әсәрләре буенча», «Тукай моңнары», «Пушкинфест» конкурслары үткәрдек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса