Питрәчнең «Бәләкәч» өченче тапкыр миллион сумлык грант отты
Әлеге балалар бакчасы өч ел рәттән федераль грантка ия булды.
Чираттагы җиңүләре коллективны алга таба да яңа үрләр яуларга рухландырды.
Узган чорда без өч миллион сум акча ала алдык, - диде балалар учреждениесе мөдире Елена Миронова. – Әмма моннан тыш, без әле ярты миллион сумлык республика грантын оттык, аның акчаларын туган телне укыту өчен кулланма материаллар һәм милли костюмнар сатып алу өчен кулландык. Балаларга чыгыш ясау өчен бик матур костюмнар, хәтта кызлар өчен дә, малайлар өчен дә баш киемнәре һәм түбәтәйләр сатып алдык.
Сүз уңаеннан, беренче грантны алгач, балалар бакчасы хезмәткәрләре ирешелгәннәрдә генә туктап калмаган, ә мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән булган ата-аналарга мәгълүмати ярдәм булдыруны тәэмин итүче проектларны тормышка ашыру планында үз эшләрен дәвам иткән. Бу яңа туган сабыйлардан башлап өч яшькә кадәрге һәм өч яшьтән җиде яшькә кадәрге сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле балалар. Ата-аналар балалар бакчасының консультация үзәгенә кирәкле мәгълүмат, психолог, логопед, тәрбияче, музыкаль җитәкче ярдәме алу өчен киләләр. Балада стресслар булдырмау, аларның елауларына юл куймас өчен нәрсә эшләргә кирәклеген күрсәтәләр, сөйлиләр, ягъни мәктәпкә җитди әзерлек алып баралар. Өстәвенә, сәламәтлекләре чикләнгән балалар биредә тернәкләнү узганнан соң, гадәти мәктәпкә баргач, яхшы уңышларга да ирешәләр. Балалар тозлы мәгарәгә бик теләп йөриләр.
Менә хәзер балалар әниләре белән тозлы мәгарәгә керү алдыннан көтү зонасында утыра, - дип сөйләде Елена Ивановна, - биредә алар белән сөйләшәләр, уйныйлар. Аннары алар тоз мәгарәсенә узачак, анда «тоз терапиясе» сеансы узачак. Аның безнең учреждениедә барлыкка килүен мин күптәннән теләгән идем. Бу, беренче чиратта, практик максатлар белән бәйле. Үз коллегаларым белән аралашканда, балалар арасында авыручылар санын киметү өчен нинди дә булса чара бармы, дип кызыксындым. Бар икән. Миңа тоз мәгарәсе турында сөйләделәр. Бервакыт мондый тозлы мәгарә бездә дә пәйда булыр, дип хыялланган идем.
«Бәләкәч» балалар бакчасында моңа ирешкәннәр. Без барысын да үз күзләрбез белән күреп моңа инандык, бу кечкенә генә бүлмә, тулысынча, идән һәм түшәмгә кадәр, тозлы блоклар белән капланган. Һавада даими рәвештә тоз эретмәсе ясала, анда вак кисәкләр бар, алар төп терапия тәэсире бирә.
Сүз уңаеннан, бу балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең авыру очраклары, чыннан да, кимегән. Монда бу уңайдан хәлне даими күзәтеп торалар. Әгәр элек авырулар саны 8 бала булса, узган ел - 4әү булган. Дәвалау тозының югары концентрациясе аркасында, галокамераның ябык киңлегендә бактерияләр һәм вируслар бөтенләй юк. Тоз мәгарәсе атмосферасы ял итәргә булыша. Балалар сеансны узып, рәсем ясыйлар (тоз белән), яки телевизордан мультфильм карыйлар. Балаларның аяклары зур диңгез тозына тиеп, аларның табан асларын кытыклап тора. Балалар тынычлана, ял итә. Мондый мәгарә ЛОР-органнарның хроник авырулары һәм аллергия вакытында файдалы икән, аерым сәламәтләндерү тәэсире бирә. Менә шулай аларның хыяллары тормышка ашкан. Сүз уңаеннан, мондый тоз мәгарәсе район балалар учреждениеләре буенча бердәнбер.
Берсүзсез, без җиңүебезгә бик шатбыз һәм бик канәгатьбез, - диде Елена Ивановна, - коллектив алга таба да нәтиҗәле эш алып барырга әзер. Сүз уңаеннан, безнең соңгы проектларның берсе - «Киң үсеш алучы белем бирү мохите: шәхес үсешенең методик инструменты һәм технологияләре» халыкара фәнни - гамәли конференциясендә билгеләп үтелде. Ә соңгы грант акчалары безгә мәктәпкәчә учреждениенең матди базасын яңартырга мөмкинлек бирәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа