Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Питрәчнең чыгарылыш укучылары киләчәккә планнары белән уртаклаштылар

Быел мәктәпне 94 укучы тәмамлады, шуларның 20се - медалистлар. 44 кеше БДИны югары баллга тапшырды.

Барлык чыгарылыш укучылары да белем алуларын дәвам итәргә ниятли, шуңа күрә аларга өйләренннән, якыннарыннан аерылып торырга туры киләчәк. Укучыларның күбесе өйләренә ешрак кайтып йөрү өчен Казанның уку йортларын сайлый.

Район үзәгенең беренче мәктәбеннән Назилә Яруллина:

Вакыт бик тиз уза. Мәктәпне тәмамлавыма ышана да алмыйм. Әмма мин китүемә бик шат. Киләчәккә планнарым зур. Мине университет, чит ил тормышы көтә, - ди чыгарылыш сыйныф укучысы. 

Ул Германиядә югары уку йортына медицина яки химия факультетына укырга керергә җыена. Питрәчле бу илдә булган инде, берничә ай мәктәптә 8 нче сыйныфта укыган. Аңа җирле менталитет, кешеләр ошаган. Ул чакта Назилә, һичшиксез, бирегә кире әйләнеп кайтачакмын дип вәгъдә иткән булган.


Медаль ияләренең берсе - икенче мәктәп укучысы Денис Тимофеев:

Мин спортны яратам. Дәрестән тыш вакытта футбол, хоккей, җиңел атлетика белән шөгыльләндем. Призлы урыннар яуладым, - ди ул. Тик үз һөнәрен Денис техник белгечлек белән бәйләргә тели.


1 нче мәктәптән Алина Алексеева:

Без сыйныфташларыбыз белән еш күрешеп, очрашып торачакбыз һәм туганнарыбызга якынрак булачакбыз, - дип саный 1 нче мәктәптән Алина Алексеева. – Ничә еллар буе күнеккән тормыш рәвешеннән баш тарту авыр. Олы тормышка адым ясау куркыныч, әмма барысы да яхшы булыр дип өметләнәм, - дип өстәде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса