Реклама
Район урман хуҗалыгы хезмәткәрләре "Айгөл" балалар бакчасы территориясендәге барлык зур агачларны кисте.
- Агачлар бик зурайды, көчле җил вакытындла аларның ботаклары сынып җиргә төшә башлады, бу бакчада тәрбияләнүчеләр өчен зур куркыныч тудырды. Шуңа күрә аларны кисәргә дигән карарга киленде. Көзен алар урынына яңа агач үсентеләре утыртылачак, - дип аңлатты балалар бакчасы мөдире Ольга Маева.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз