Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Приют адым саен үзгәрә

Питрәч "Шатлык" социаль приюты яңаруын дәвам итә. Шушы көннәрдә анда кабат балаларның шат авазы яңгырады. Ике айдан соң, ремонтланган азык блогын бәяләр өчен, тәрбияләнүчеләр приютка әйләнеп кайттылар.

2003 елда приют урнашкан, 1975 елда төзелгән бинага капиталь ремонт, ягъни реконструкция бер тапкыр гына ясалды. Һәм бүгенге көнгә кадәр мондагы азык блогы барлык таләпләргә һәм нормаларга да туры килмәде. Шуңа күрә,  "Шатлык" социаль объектларны ремонтлау буенча республика программасына кертелде.
Ике ай барган ремонт эшләре вакытында, балалар гаиләләре янында һәм башка берничә приютта булдылар. Шушы вакыт эчендә, биредә аларга берьюлы берничә яңалык әзерләделәр. Яңартылган ашхананәнең ачык төстәге стеналарын күреп күзләр сөенә. Бүлмәне шәһәр хәйрия фондларының берсе бүләк иткән яңа җиһаз да бизи. Башка җиһазларны яңартасы гына кала. Коллективның уртак көче белән косметик ремонт та үткәрелде.
- Безнең планнарда - якын арада яңа плитә җәю, меценатлар, программаларп һәм грантлар ярдәме белән кухняның башка җиһазларын да алыштырачакбыз, - ди приют җитәкчесе Резеда Хәлилова. - Без төрле конкурсларда даими катнашырга тырышабыз. Узган елда берсендә җиләк-җимешле агачлар сатып алуга 50 мең сум оттык. Тиздән балалар белән аларны үзебезнең приют яны участогында утыртачакбыз.
Азык блогыннан тыш, спонсорлар ярдәмендә, остаханәләрне дә яңарттык. Хәзер "Бергә булдырабыз" программасы кысаларында, "Шатлык"та тегү һәм столяр остаханәсендә җиһазлар урнаштырдык. Биредә балалар файдалы күнекмәләргә, берничә ихтыяҗлы һөнәр алымнарына өйрәнә алачак. Сүз уңаеннан, приютта хезмәт тәрбиясенә һәм һөнәр сайлауга зур игътибар бирәләр. Бу  киләчәктә балаларга дөрес һөнәр сайларга, хуҗалык алып барырга, уңыш үстереп, аннан керем алырга ярдәм итәчәк.
Хәзер "Шатлык"та яңа спорт мәйданчыгы турында хыялланалар, анда балалар буш вакытларын файда белән үткәрә алырлар иде, - дип уртаклаша Резеда Хәлилова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X