Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Район мәгариф системасында нинди уңышлар һәм җитешсезлекләр бар

Алар турында укытучыларның традицион август конференциясендә сөйләштеләр

ПЕДАГОГЛАР

Бүгенге көндә районның мәгариф системасында 546 педагогик хезмәткәр эшли. Әмма кадрларга ихтыяҗ юк түгел. Район мәктәпләрендә 7 вакансия бар. Математика, физика һәм рус теле укытучылары җитми. Педагогик корпусның зур өлешен пенсия һәм пенсия алды яшендәге укытучылар тәшкил итә (391 укытучының 143е). Киләсе уку елында 5 елга кадәр эш стажы булган яшь педагоглар саны 47 кеше булачак.

КАЗАНЫШЛАР

1 нче мәктәпнең тарих укытучысы Евгений Галактионов «Ел укытучысы - 2020» конкурсының зона этабында «Педагогик дебют» номинациясендә җиңүче булды һәм Татарстан Республикасының иң яхшы яшь педагоглары егермелегенә керде. Тиздән аңа конкурс сынауларының соңгы этабын узарга туры киләчәк. Шулай ук икенче мәктәпнең яшь педагоглары - рус теле һәм әдәбияты укытучысы Алина Агеева, татар һәм инглиз теле укытучысы Динә Сәйфетдинова «Безнең яңа укытучы» грантына ия булдылар. «Ел тәрбиячесе» конкурсының зона этабы нәтиҗәләре буенча, Ленино-Кокушкинодагы «Родничок» балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе Резидә Галләмова Татарстан Республикасының иң яхшы 20 тәрбиячесе исемлегенә керде һәм рейтинг буенча 8 нче урынны алды. 1 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Эльмира Сәйфетдинова
«Ел укытучысы» конкурсының зона этабында «Иң яхшы татар теле укытучысы» номинациясендә җиңү яулады һәм республикада безнең район данын яклаячак.

МИЛЛИ МӘГАРИФ

16 мәктәпнең 7сендә белем һәм тәрбия бирү процессы тулысынча татар телендә алып барыла, өч мәктәптә бары рус телендә генә укыталар. Питрәч һәм Ленино Кокушкино мәктәпләрендә рус һәм татар сыйныфлары бар. Районда 16 балалар бакчасы эшли, шуларның 3се – татар, 8ендә - тәрбия һәм укыту рус телендә бара. 8 балалар бакчасында татар төркемнәре ачылган. ИНКЛЮЗИВ БЕЛЕМ БИРҮ Бүген районда 1,5 яшьтән алып 7 яшькәчә 29 инвалид бала яши, шуларның 12се белем бирү учреждениеләренә йөри. 2018-2019 уку елында 32% балага инклюзив белем бирелсә, 2019-2020 уку елында бу сан 41%ка җиткән.

БДИ


Мәгариф системасының иң мөһим юнәлеше - белем сыйфатын бәяләү, һәм монда БДИ нәтиҗәләренә аерым игътибар бирелә. Узган уку елында тугызынчы сыйныф укучылары төп дәүләт имтиханын тапшырмады, аттестатка билгеләр еллык билгеләр нигезендә генә куелды. Шулай ук 11 сыйныф укучылары өчен рус теле һәм математика буенча мәҗбүри имтиханнар да булмады, укучылар бары тик югары уку йортларына керү өчен кирәк булган имтиханнарны гына тапшырдылар. Югары баллар туплаган чыгарылыш сыйныф укучылары саны арта. 2019 елда югары балл җыючылар өлеше чыгарылыш сыйныф укучыларының гомуми саныннан 57,7% тәшкил итсә, 2020 елда бу күрсәткеч 73,3% ка кадәр арткан, быел 44 чыгарылыш сыйныф укучысы 80нән артык балл җыйган, шуларның 13е берьюлы ике-өч фән буенча югары балл җыйган. Иң күп балл җыючылар - 1 нче мәктәп укучылары - 24 кеше, Ленино-Кокушкино мәктәбе
- 7 кеше. Иң югары нәтиҗә - 100 балл рус теленнән алынган. Физикадан БДИ нәтиҗәләре буенча югары балл җыючылар юк. Рус теле, җәмгыять белеме, химия, әдәбият, инглиз теле буенча уртача балл узган елгы район күрсәткечләреннән һәм 2020 елга республика күрсәткечләреннән дә югарырак. Ун предметның икесеннән - тарих һәм физикадан район буенча уртача балл республика буенча уртача баллга караганда түбәнрәк. Шулай ук быел минималь чикне узмаган укучылар да бар: җәмгыять белеме буенча - 1 нче мәктәпнең бер чыгарылыш укучысы һәм химия буенча - Кощак мәктәбен тәмамлаучы. Хәл ителәсе кайбер проблемалар да бар. Кайбер мәктәпләрдә фәннәр буенча нәтиҗәләр республика күрсәткечләреннән түбән. Татар Казысы мәктәбендә чыгарылыш сыйныф укучылары 4 предметның 3сеннән, Иске Шигали урта мәктәбендә 3 фәннең 2сеннән, Питрәч икенче мәктәбендә - 5 фәннең 3сеннән, Шәле мәктәбендә – 7 фәннең 4сеннән, Богородск мәктәбендә 6 фәннең 3сеннән республика буенча түбәнрәк нәтиҗәләр туплаган.

Барлык кыенлыкларга да карамастан, мәктәпне тәмамлау нәтиҗәләре буенча 27 чыгарылыш сыйныф укучысы «Укудагы аерым уңышлары өчен» медале белән бүләкләнде. Бу уку елында БДИ нәтиҗәләре белән медальне раслау таләп ителмәде. Әмма рус теле һәм профиль математика буенча имтихан нәтиҗәләре буенча Колай, Ленино-Кокушкино, Питрәчнең 1 нче мәктәбеннән 8 укучы бер яки 2 фән буенча 70 баллдан кимрәк балл алып, үз медальләрен акламаган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса