Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Районда мәгариф үсеше юллары

Питрәч районы мәгариф үсеше тарихы, һичшиксез, кызыклы һәм гыйбрәтле. Белем бирү агартуда күп данлы эшләр, исемнәр һәм вакыйгалар булган.

Документлар, материаллар һәм истәлекләр кадерләп саклана һәм буыннан-буынга тапшырыла. Патша заманында Казан губернасында яшәүче татарларның һәм башка милләтләрнең милли үзаңы үсешеннән куркып, мәдәниятне һәм туган телне "буалар". Алдынгы интеллигенция эзәрлекләп, милли азчылыкка белемгә юлны ябалар. Ул чагында кырыс административ чикләүләр булган. Алар карьера юлында үтеп чыга алмаслык кыенлыклар китереп чыгарган. Мәсәлән, христиан диненә ышану мәҗбүри таләп итеп куелган.
Октябрь революциясе татар халкы үсешенә кирәкле шартлар тудыра. 1920 елда РКП(Б)Ик политбюросының 26 гыйнвар карары нигезендә Татарстан Республикасы төзү турында Декрет проекты әзерләү өчен ведомствоара комиссия оеша. Комиссия әгъзалары булачак Татарстан Республикасы территориаль чикләре турындагы мәсьәләсе тикшерелә. Зур киеренке эштән соң 27 майда ТАССР төзелү турында Декрет кабул ителә. Аңа Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитеты рәисе М.И.Калинин һәм Халык Комиссарлары Советы рәисе В.И.Ленин кул куйган.
1920 елның 26 сентябрендә Советларның Бөтентатар оештыру съезды уздырыла. Съездда сайлап куелган ТАССР Үзәк Башкарма Комитеты 28 сентябрьдә "ТАССР Халык Комиссариатлары Советлары төзү турында" гы карар кабул итә. Аның составында республика Халык мәгарифе комиссариаты да була.
1930 елның 10 августында ВЦИК карары белән Питрәч районы төзелә, ә 13-14 сентябрьдә Питрәч район конференциясе уздырыла. Республика архивында укытучыларның беренче һәм икенче конференция беркетмәләре сакланып калган. Президиум әгъзалары: Таһиров, Андреев, Матвеев. Секретариат: Аютицкая, Чикалов, Окимова,
Питрәч районы мәгарифнең революциядән соңгы үсеш чоры, нигездә, Татарстан АССР белән бәйле. Кеше һәрвакыт белешмә һәм грамоталылыкка омтыла. Халыкта укый-яза белгән кеше бик абруйлы санала. Чиркәү-приход мәктәпләре һәм мәчетләрдәге мәдрәсәләр аң-белем бирүдә зур роль уйный. XIX гасыр ахырында бер сыйныфлы катнаш земство мәктәпләре, ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен икееллык мәктәпләр ачыла башлый.
Архив мәгълүматларына караганда, Шәле мәктәбе XVIII гасырда төзелгән. 1773-1775 елларда авылда мәчет һәм мәдрәсә эшли. Анда балаларга грамота һәм ислам дине нигезләре укытыла. Өлкән укытучылар сүзләренә караганда, мәдрәсәләрнең берсе 1870 елда ачыла. Аны читтән килгән мулла Гобәйдулла Вәли ача (күрәсең, Кама Тамагыннан булган). Бу мәдрәсәдә Балык Бистәсе, Питрәч, Лаештан килгән хәлфәләр белем бирә. Болар: Шакир хәлфә, Шакиров Гәрәй, Хөснетдинов Рәхмәтулла. 1917 елда мәдрәсә башлангыч мәктәп итеп үзгәртелә. Аның җитәкчесе Нәҗмиев Кәрим. 1932-1933 уку елында Шәле җидееллык мәктәбен 13 укучы тәмамлый. 1937-1938 уку елында мәктәпкә урта мәктәп статусы бирелә.
Мәктәп күп кенә данлы укучылары белән билгеле. Шулар арасында Мулланур Вахитов исемендәге миллионер-колхоз рәисе, күпсанлы орден һәм медальләр кавалеры, СССР Югары Советының күптапкырлар чакырылыш депутаты Фәйзрахман Сафин, юридик фәннәр докторы, ПФУ прфессоры Җәүдәт Сафин, Россиянең Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Равил Гайнетдин, танылган татар язучы-сатиригы Камил Кәримов, журналист Алсу Хәсәнова, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Минзифа Хәсәнова, ИРО хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Лилия Таҗетдинова, авыл хуҗалыгы академиясе укытучысы, биология фәннәре кандидаты Гөлназ Мәннапова, Гайсаров-Гәрәевлар укытучылар династиясе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса