“Районның барлык балалар бакчалары билингваль”
Питрәчнең “Айгөл” балалар бакчасы базасында “Мәктәпкәчә белем бирүдә федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга билингваль белем бирү” республика фәнни-гамәли семинары узды. Анда республиканың безгә якындагы районнары мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләреннән килгән илледән артык хезмәткәр катнашты.
Билингваль балалар яки ике телне камил белгән балалар тәрбияләү – бүгенге заман әти-әниләренең хыялы. Чөнки бүген барлык өлкәләрдә дә телләр белүче кешеләрне хуп күрәләр. Шуңа күрә телләрне хәзер балалар бакчасында ук өйрәнә башлыйлар. Биредә бик гади бер кагыйдә эшли: бала икенче тел белән никадәр иртәрәк танышса, ул аңа туган теле кебек булу мөмкинлеге күбрәк.
- Хәзерге вакытта безнең районда барлык балалар бакчалары билингваль, ә кайберләре хәтта полилингваль, аларда татар һәм рус телләре белән беррәттән инглиз телен дә өйрәнәләр, - ди район мәгариф бүлеге методисты Ирина Чихирева.
Семинар булган көнне “Айгөл” балалар бакчасында сабыйларның татар телен ничек өйрәнүләрен күрсәттеләр.
- Татар теле белән таныштыру кече төркемдә гадәти уеннар процессында башлана, ә урта төркемнәрдә балалар татар телен режимлы моментлар вакытында файдалана башлыйлар. Өлкән һәм әзерлек төркемнәрендә инде махсус дәресләр уза, - диде татар теле укытучысы Альбина Фадеева.
Педагогтан тыш, укыту процессында тәрбиячеләр дә катнаша. Алар алдында мөһим бурыч тора: балалар белән өйрәнелә торган сүзләрне даими кабатлау. Тел өйрәтү процессы мавыктыргыч, кызыклы булсын өчен биредә һәрвакыт ачык һәм матур итеп бизәлгән күрсәтмә материаллар кулланалар. Аларны кунакларга да күрсәттеләр, бай күргәзмә зур кызыксыну уятты.
Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең урта төркеме кунаклар өчен солдатны армиядән каршы алу турында тамаша әзерләгән иде. Анда балалар конкрет темалар буенча нинди сүз запасы туплап өлгерүләрен күрсәттеләр.
- Шигырьләр һәм җырлар өйрәнү дә баланың сөйләмен үстерүгә ярдәм итә, - ди аларның тәрбиячесе Фәния Шакирова. – Ә уенда барысы да җиңелрәк истә кала.
Билингваль балалар бакчасы эшен педагогика фәннәре кандидаты, Казан инновацион университеты доценты Зифа Зарипова бәяләде.
- Мондый семинарларны без республиканың һәр районында үткәрәбез. Монда билингваль белем бирү безнең өчен иң төп норматив документ – мәктәпкәчә белем бирүнең федераль дәүләт белем бирү стандарты нигезендә алып барыла, - дип йомгак ясады ул.
Өстәвенә, Зифа Мирхәтовна семинарда катнашучыларга берничә мөһим киңәш тә бирде, уңышлар теләде, чөнки “Айгөл” балалар бакчасы “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” исеме өчен республика конкурсында катнашачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа