Районның иң зур һәм уңышлы татар мәктәбе турында сөйлибез
Шәле мәктәбенә 1917 елда нигез салынган. Димәк аның 105 еллык тарихы бар, шул дәвердә ул күп кенә танылган шәхесләргә белем биргән.
Анда театрның атказанган артистлары Ренат Әюпов, Ренат Шәмсетдинов, язучы Камил Кәримов, журналистлар Мәгъсүм Гәрәев, Шамил Садыйков, Алсу Хәсәнова, Россия мөфтие Равил Гайнетдин, табиб Рәдиф Вафин белем алган. Монда 1930-1934 елларда Габдулла Тукайның сөйгән кызы Зәйтүнә Мәүледова да укыткан.
Хәзер бу районның иң зур һәм уңышлы татар мәктәбе. Анда 236 бала белем ала, 26 укытучы һәм өстәмә белем бирү педагогы эшли. Быел беренче сыйныфка укырга 31 укучы керәчәк.
Һәр елны август конференциясендә мәктәп уку эшчәнлегендәге уңышлары өчен кубок белән бүләкләнә. Укучылар республика олимпиадаларында катнашалар һәм БДИда югары баллар туплыйлар. Алар арасында химия, биология, физика һәм рус теле буенча йөз балл җыючылар да бар.
Быел мәктәпне ике укучыбыз медальгә тәмамлады, барлык укучылар да диярлек югары баллар җыйдылар, – дип сөйләде директорның укыту эшләре буенча урынбасары Румия Мөхәммәдиярова.
Мәктәптә 2019 елдан «Үсеш ноктасы» цифрлы һәм гуманитар профиль белем бирү үзәге ачылды. Проект кысаларында мәктәптә шахмат түгәрәге эшли. Моның өчен коридорда махсус урыннар җиһазландырылган, балалар хәтта тәнәфесләр вакытында шашка һәм шахмат буенча мини-ярышлар оештыра алалар. ТИН кабинетында яңа манекен барлыкка килгән, аның ярдәмендә балалар беренче медицина ярдәме күрсәтергә өйрәнә. Макетлар, махсус средстволар бар, алар практикада барлык кирәкле күнекмәләрне үзләштерү өчен кирәк. Информатика сыйныфына ноутбуклар алып кайтканнар.
Технология сыйныфындагы яңа җиһазларга сокланмый мөмкин түгел. Авыл укучыларының хәтта үз 3Д-принтеры да бар. Укучыларның иң яраткан дәресләреннән берсе - робототехника. Укучылар технология буенча республика олимпиадаларында призлы урыннар алалар, укытучы Алмаз Мөхетдинов белән бергә төрле эшләнмәләр уйлап табалар. Иң яхшы инженер эшләнмәләре дә нәкъ менә шушы бинада туа.
Һәр мәктәпкә укытучыларыннан чыгып бәя бирәләр. Шәле мәктәбе үзенең педагоглары белән горурлана ала. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Язилә Абдрахимованы бөтен республика буенча беләләр. Ул 15 уку-методик кулланма һәм 6 сәнгать китабы авторы. Татарстанның атказанган укытучысы исеменә ия.
Мин белем биреп кенә калмадым, ә балаларны тәнкыйди фикер йөртергә, уйларга, анализларга өйрәтергә тырыштым. Ата-аналарның ризасызлык белдергән чаклары да булды. Бер укучының анасы минем янга килеп: «Кызымны нишләттегез?! Мин аның бухгалтерлыкка укырга керүен теләгән идем, ә ул татар филологиясен сайлады», - дип әйткән иде. Бу кыз – Лилия Гыйләҗева, татар теле укытучысы булып эшли, филология фәннәре кандидаты булды. Минем андый укучыларым күп. Мәсәлән, Шамил Садыйков әле дә: «Әгәр сезнең методикагыз булмаса, мин журналист булмаган булыр идем», - диде елмаеп Язилә Абдрахимова.
Язилә Абдрахиованың укучыларның берсе - Наил Газимов. Ул тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы булып эшләгән, 87 нче елларда мәктәп директоры булган.
Мин мәктәп белән 90 нчы елларда идарә иттем. Котельный төзүне һәм мәктәп бинасына газүткәргеч тоташтыруны иң зур хезмәтем дип саныйм. Элек мәктәп күмер ягып җылытыла иде. Спорт залы түбәсен бар нәрсә дефицит вакытта ремонтладык. Төрле хәлләрдән чыгу юлларын эзләргә туры килде. Мин һәрвакыт походлар аша тарих укытырга тырыштым. Беренчедән, бу кызык, икенчедән, мәгълүмат яхшырак үзләштерелә, – дип искә алды Наил Газимов.
Кызганыч, Шәле мәктәбендә яшь белгечләр юк. Информатика буенча бер укытучы булган, ул да район мәктәбенә күчкән. Яшьләр авылда калырга теләми. Мәктәп коллективы максатчан юллама белән булса да, үзләренә кем дә булса килер дип өметләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа