Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Һәркем мәктәпне сагына, әмма сәламәтлек бар нәрсәдән мөһимрәк

Коронавирус пандемиясе аркасында балалар мәктәп кабинетларында парталар артында түгел, ә өйләрендә укый.

Бу атнада мәктәп укучыларының дүртенче уку чиреге башланды, ул бик озакка истә калыр, мөгаен. Ата-аналар, аларның балалары һәм укытучылары өчен бу яңа чынбарлык. Балалар фәнне мәктәптә түгел, ә өйдә компьютер, ноутбук яки телефон аша үзләштерә.

Дистанцион укуның беренче көнендә танышларымнан дәресләрнең ничек үтүе белән кызыксындым. Күпчелеге "Минем нервым бетте”, “Сорамавыгыз яхшырак", - дип җавап бирде. Бу көнне укытучының хезмәтен ата-аналар тиңдәшсез батырлык дип бәяләде. Иртәдән тоткарлыклар тудырган кайбер техник җитешсезлекләр булуын да исәпкә алырга кирәк. Төшкә таба проблеманы хәл иттеләр, икенче көнне дәресләр инде күпкә тынычрак үтте.
Укучылар укытучылар белән төрле Интернет-платформалар аша элемтәгә керәләр. Балаларның күбесе онлайн-режимда дәресләрдә утыра, ә кайберләре әзер видеодәресләр карый. Әзер кейслар варианты да бар. Укытучылар балаларга электрон почтага яки ватсап-мессенджерга презентацияләр, текстлар, видеороликлар юллый. Балалар ата-аналар белән бергә теманы мөстәкыйль өйрәнә алсыннар өчен өстәмә материаллар да җибәрелә.
- Педагоглар каникулда онлайн-дәресләр алып барырга өйрәнде, башта, әлбәттә, кыенлыклар да булды. Без директорларны, завучларны, укытучыларны җыйдык, барысын да сөйләдек, аңлаттык, күрсәттек. Һәр мәктәпкә үзләренә уңайлы булган платформаны сайлау хокукы бирелде. Балалар төзелгән расписание буенча ике сменада укыйлар, дәресләр арасында аларга тәнәфес бирелә. Барысы да мәктәптәге кебек, - дип билгеләп үтә район мәгариф бүлеге башлыгы Марина Харитонова.
Заманча ысул белән уку традицион өй эшләре бирелми дигән сүз түгел. Балалар аларны дәфтәргә язмача эшләп бетерүгә фотога төшерә һәм укытучыга җибәрә, ә ул тикшереп, электрон журналга билге куя. Мондый укыту олылар өчен дә, балалар өчен дә яңалык. Укытучыларга да кыен, чөнки алар читтән торып балага яңа белем бирергә тиеш.
- Әлбәттә, бу безнең өчен гади хәл түгел, уку чиреге башлануга яңа форматка җентекләп әзерләндек. Узган атнада без укучылар белән төрле платформалар аша эшләп карадык, ата-аналар бу эштә актив катнаштылар. Алар хәлне аңлыйлар, безгә ярдәм итәләр һәм үз балаларына булышалар, бу бик мөһим. Алар ярдәменнән башка без башкарып чыкмас идек. Бүген барысы да төгәл планлаштырылган, расписание төзелгән. Дәресләр бара, балалар белән эшлибез, - дип сөйләде безгә Питрәч беренче мәктәбенең математика укытучысы Элина Егошина. Бу вакытта ул унынчы сыйныф укучылары өчен өеннән онлайн-дәрес алып барды. Элемтә бик шәп, комачаулык булмады, балалар укытучыларын ишеттеләр, аның сорауларына җавап бирделәр.
- Тиздән балаларыбызны сыйныф бүлмәләрендә күрербез дип өметләнәбез. Алар да безне бик сагындылар, - ди Элина Александровна.
Дөрес, озакка сузылган каникуллардан соң балалар да инде өйдә утырып туйды һәм мәктәпкә барырга тели. Яшьтәшләрең белән якыннан аралашып, дәресләрне реаль вакытта һәм урында күзгә-күз карап үткәрүдән дә яхшысы юк.
- Мин видеодәресләр аша шөгыльләнәм. Тырышам, биремнәрне үтим, әмма бераз кыенрак, ярый әле әти белән әни булыша. Мәктәптә уку өйдәгегә караганда күпкә яхшырак. Мәктәпне сагындым, - ди район үзәге икенче мәктәбенең өченче сыйныф укучысы Ралинә Мифтахова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса