Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Сертификатлы Шәле әбиләре

Районда "Өченче буын" олимпиадасы булып үтте. Безнең укучыларыбыз арасыннан Нугаева Илсөяр Заһит кызы һәм Гарипова Азилә Харис кызы катнаштылар. Районда көч сынашучылар күп иде. Шулай булса да, алар үзләренең компьютерда эшли алу осталыкларын күрсәттеләр. Гарипова Азилә Харис кызы республика күләмендә үтәчәк "Өченче буын олимпиадасы"на сайланды.

"Өченче буын университеты" дип аталган махсус программа буенча районда күп кенә мәктәпләрдә пенсионерлар өчен компьютер курслары оештырылды. Шәле урта гомуми белем бирү мәктәбендә дә 21 пенсионер компьютер серләренә өйрәнде. Авылда пенсионерлар арасында компьютерга өйрәнергә теләүчеләр күп булыр дип уйламаган идем. Мәктәпнең иң якты кабинетларының берсендә ян-яклап тезелеп киткән компьютерлар һәм ноутбуклар артында ак яулыклы авыл әбекәйләренең һәм кәләпүшле бабайларының клавиатура сәдәфләренә кыяр-кыймас кына кагылып, әледән-әле «укытучы апа»ларыннан сораша-сораша тырышып компьютер серләренә өйрәнүләренә, аларның үҗәтлегенә соклануымны белдермичә түзә алмадым. Беренче дәрестә үк пенсионерларыбыз зур теләк белән укырга кереште. Барысы да бик актив.
- Өйдә аш пешереп, оекбаш бәйләп кенә дә вакытны үткәреп бетереп булмый, балаларыбыз, оныкларыбыз өчен кызыклы булган тормыштан, заманнан артта каласыбыз килми, - диделәр.
Өченче буын укучыларыннан бик канәгатьмен. Беркайчан дәрескә соңга калмыйлар. Эчкерсез самимилекләре, ихласлыклары, һәр сүземне дикъкать белән тыңлап утыруларына кадәр нәкъ менә 1 нче сыйныфка килгән сабыйлар инде! Алар белән шөгыльләнүе рәхәт, өйрәнәбез, дип ашкынып торалар.
Әйе, уена чынлап керсә, тавын да күчерә безнең халык. Бер-берсе белән узыша-узыша замана техникасын үзләштерүче өлкән апалар һәм абыйларны күргәч, бөек Тукай белән бераз бәхәскә дә керәсе килә: буыннар картаеп каткач та эшкә өйрәнергә мөмкин икән бит. Иң мөһиме - бик зур теләк һәм тырышлык булу. Ике ай эчендә алар программаны тулысынча үзләштерде. Компьютер төзелеше турында белделәр, шулай ук Microsoft Wordта, Microsoft Excelда документлар ясарга, Microsoft Power Pointта презентацияләр ясарга, Интернет челтәрендә эшләргә, "Электрон дәүләт" хезмәтләреннән файдаланырга өйрәнде.
5 нче апрельдә Шәле урта мәктәбендә пенсионерлар өчен тантаналы вакыйга булды. Аларга компьютер гыйлеме алганлыкларына махсус таныклык-сертификат та бирелде. Озак та үтмәс, сертификатлы Шәле әбиләре һәм бабайлары Интернет челтәрендә үз сайтларын булдырып, чит шәһәрләрдәге туганнары, балалары белән аралаша башлар. Шул турыдагы теләк-хыяллары белән уртаклашты алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X