Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Шәле авылы балалар бакчасы һәм мәктәбе республика грант конкурсында җиңде

Без район мәгариф учреждениеләренең ничек уңышка ирешүен һәм бүлеп бирелгән акчаларны нәрсәгә тотачаклары турында белдек.

ТР Дәүләт Советында аларга ярты миллион сумлык сертификатлар тапшырылды.

Интервьюлар алалар, мультфильм геройлары әзерлиләр, музыка уен коралларында уйныйлар, әкият геройларын сөйләштерәләр   болар  Шәле авылының «Тургай» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр шөгыленең бер өлеше генә. Мәктәпкәчә учреждение 6 ел элек кенә ачылды. Бу кыска гына вакыт эчендә күп нәрсә эшләнде. Бүген анда балаларның сөйләмен үстерә һәм баета торган бик күп проектлар эшли. Аларны «ТР муниципаль бюджет белем бирү оешмаларында туган телдә белем бирүнең иң яхшы практикасы»  республика конкурсы комиссияләренә тәкъдим иттеләр. Нәтиҗәсе - җиңү.

- Грант акчалары видеокамералы профессиональ фотоаппаратка, мультимедиа проекторына, яктылык планшетына, микрофонлы радиосистемага, брошюровкалау машинасына, балалар өчен конструкторга, йомшак спорт модульләренә тотылачак, – дип санады балалар бакчасы мөдире Фәния Гомәрова.

Бакчага 142 бала йөри. Барлык дәресләр дә татар телендә алып барыла. Әмма педагоглар балаларны рус һәм инглиз телләренә дә өйрәтәләр. Узган ел алар «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» исеменә лаек булдылар һәм 500 мең сум акча оттылар. Балаларга милли костюмнар һәм дидактик уенчыклар, ә тәрбиячеләргә ноутбук һәм принтерлар сатып алганнар.

231 кеше укый торган  Шәле авылы мәктәбе өчен дә заманча җиһазлар сатып алу планлаштырыла. Белем бирү учреждениесе «ТР муниципаль бюджет гомуми белем бирү оешмаларында туган телдә белем бирүнең иң яхшы практикасы» конкурсында грант алды.

Биредә барлык дәресләр дә, шулай ук биология, химия, физика, математика кебек катлаулы фәннәр дә татар телендә алып барыла.

- Балалар туган телдә укыйлар һәм аралашалар. Бу аларга БДИны югары балларга тапшырырга, дәрәҗәле вузларга укырга керергә комачауламый, - дип билгеләп үтә мәктәп директоры Минзифа Хәсәнова.

Грант телне һәм милли мәдәниятне алга таба үстерергә ярдәм итәчәк. Мәктәп каршындагы музей өчен интерактив такта, витриналар, стеллажлар, стендлар, видеокамера һәм фотоаппарат сатып алырга планлаштыралар. Татар теленең ике кабинеты өчен интерактив комплект сатып алыначак. Калган акчаларны «Шәле таңнары» фольклор ансамбле өчен костюмнар тегүгә, шулай ук «Заман» иҗат студиясе өчен заманча җиһазлар сатып алу өчен бирәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса