Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Шәле балалар бакчасы 500 мең сумлык грантка ия булды

Мәктәпкәчә учреждение «Балаларны туган телдә укыту һәм тәрбияләүне оештыру буенча иң яхшы балалар бакчасы» конкурсында катнашты.

Җиңүчеләрне билгеләү өчен конкурс комиссиясе урыннарга чыкты. Комиссия әгъзалары учреждениеләрнең документларын карадылар, тәрбиячеләрнең эшен бәяләделәр, балалар белән әңгәмәләр үткәрделәр.

«Тургай» үзенең күп кенә проектларын тәкъдир итте, алар арасында «Китап бумы» - балалар тәрбиячеләр һәм ата-аналар белән бергә чыгара торган кечкенә китаплар. Алар әкиятләр уйлап табалар, аларны иллюстрацияләр ярдәмендә сурәтлиләр, аннары китап итеп төплиләр.

Икенче мөһим проект – «Мин - корреспондент», анда балалар олылар белән аралашырга, дөрес сораулар бирергә һәм җаваплар тыңларга өйрәнә.

Шәле балалар бакчасы эшенә югары бәя бирелде. Нәтиҗәдә, ул җиңүчеләр арасына керде. Акчалата субсидиянең нәрсәгә тотылачагы әлегә хәл ителмәгән. Әмма идеяләр күп. Спорт, музыка җиһазлары, компьютер техникасы, тозлы мәгарә, шулар арасыннан  сайлап алачаклар.

Узган ел «Тургай» «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» республика конкурсында катнашты һәм 500 мең сумлык грант откан иде. Акча матди-техник базаны җиһазлауга һәм милли киемнәрдә курчаклар сатып алуга тотылды. Бүгенге көндә бу бакчага 140 бала йөри, 5 төркем эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса