Шәле мәктәбе укучылары остазларына рәхмәт белдерә
Укытучы! Ә кем соң ул? Укытучы - сабыйны кулыннан тотып белем дөньясына алып керүче, шәфкать орлыклары салучы, барлык һөнәрләргә юл ачучы кеше ул. Киләчәктә нинди генә биеклекләргә ирешсәк тә, уңышларыбызның башында укытучыбыз тора.
Укытучы хезмәте - авыр да, жаваплы да, шул ук вакытта кызыклы да. Гомерен балаларга багышлаган, шушы мактаулы эшкә бар күнелен, йөрәк җылысын салган, тынгысыз, көчле рухлы кеше генә мөгаллим була ала.
Безнең Питрәч районы Шәле гомуми урта белем бирү мәктәбендә дә чын дәрәҗәсендә бу бөек исемгә лаек укытучылар бик күп. Укытучыларыбызның һәммәсе дә безнең өчен бик якын. Әмма иң якыны - рус теле һәм әдәбияты укытучысы Рәзинә апа Кашапова. Ул безенең укытучыбыз гына түгел, сыйныф җитәкчебез, икенче әниебез дә.
Рәзинә апа - йомшак күнелле, сабыр, тирән белемле һәм хөрмәткә лаек укытучы. Ул үзенең йомшак мөгамәләсе аркасында балаларның күнелен яулап ала да инде. Укытучыбыз барыбызга да бертөрле карашта, һәркемне дә тигез күрә. Аның янына кайчан гына киңәш сорап килмә, ул һәрчак безгә ярдәм итә, үзенең яхшы киңәшлэрен бирә. Рәзинә Идият кызы уздырган дәрес һәм дәрестән тыш чаралар кызыклы да, файдалы да, тәрбияви дә.
Хөрмәтле Рәзинә апа. Сез иң яхшы мөгаллимә! Безнең өчен тырышуыгызга зур рәхмәтләребезне әйтәсебез килә. Сезгә бәхетле, озын гомер, күтәренке кәеф, эшегездә зур уңышлар, ныклы сәламәтлек, тыныч көннәр һәм өметле киләчәк телибез. Киләчәктә бары белемле, акыллы, сәләтле укучылар гына укытсагыз иде дигән теләктә калабыз. Һәрвакыт шулай көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, олы җанлы, киң күңелле, булып калыгыз. Киләчәктә дә дусларыгызның, хезмәттәшләрегезнең ихтирамын, туганнарыгызның кадер-хөрмәтен тоеп, хезмәтегездән тәм, тормыштан ямь табып яшәсәгез иде. Без Сезне яратабыз һәм хөрмәт итәбез!
Питрәч районы Сафин Ф.Ә. исемендәге Шәле гомуми урта белем бирү мәктәбенең 7Б сыйныфы укучылары исеменнән укучыгыз Мөхәммәтшина Дилә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа