Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Сәламәт тормыш рәвеше

"SаМоSтоятельные дети" хәрәкәтендә катнашучы балалар наркотикларга каршы актив эшчәнлек алып баралар. Бу проектка берничә ел элек Питрәч районы мәктәп укучылары да кушылды. Питрәчтәге 1 нче һәм 2 нче, Ленино-Кокушкино мәктәпләреннән барлыгы 40 ка якын активист исәпләнә.


"СаМоSтоятельные дети" проектының девизы: "Без сәламәт тормыш белән яшибез һәм дусларыбызне, яшьтәшләребезне шулай яшәргә чакырабыз".
Питрәч 2 нче урта мәктәбендә үткән "Универсиада көнендә" Татарстанда наркотиклар әйләнешенә контрольлек итү бүлеге башлыгы Вере Герасимова ике исемле карточка тапшырды. Бу карточкалар проектта актив катнашканнарга бирелә һәм республика сәүдә нокталарында, парикмахерскийларда, кафеларда ташламадан файдалану хокукы бирә. Әмма әлеге проектта катнашучы яшьләр алар өчен бонус карточкалары түгел, ә бөек эшләрдә катнашлары булу мөһимлеге турында әйтәләр.

Аннары Вера Владимировна эшнең асылын аңлатты: ел башында һәр берләшмә балалар белән контракт төзи. Аңа укучы үзе кул куя. Әти-әнисе, мәктәп вәкиле дә имзалыйлар. Контрактта укучы үз өстенә тормышыннан барлык психоактив матдәләрдән баш тарту йөкләмәсе ала. Шуның өстенә үзе өчен ел буена эшләргә теләгән берәр юнәлешне сайлый. Берәүләр үзенә ныграк ышанасы килүе турында яза, икенчеләре математикадан яхшырак укырга теләген белдерә, кайберәүләр инглиз теленә өйрәнергә теләкләре барлыгын әйтә, "4" һәм "5" билгеләренә генә укырга теләгәннәр күп.
Балалар мәктәпләрендә һәрдаим җыелышлар уздыра, бер-берсенә ярдәм итә. Бу ирекле берлек.
Укучылар тарих укытучысы Лина Хәмидуллина күзәтүендә төрле юнәлештә наркотикларга каршы чаралар үткәрә. Алар яшьтәшләре, кече сыйныф укучылары, авылда яки шәһәрдә яшәүчеләр белән дә эш алып бара.

- Наркотикларга каршы эшчәнлектәге тырышлыгыгыз белән сез башкаларга үрнәк булып торасыз. Үз-үзегезне җимерү, ягъни психоактив матдәләр кабул итүдән баш тартып, бик дөрес эшлисез. Алдагы тормышыгызда да шундый сәламәт , дөрес юлдан барачагыгызга ышанып калабыз. Сез яшьтәшләрегезгә, кече сыйныфларга үрнәк бирәсез, - диде Казан кунагы.
Безнең белән әңгәмә вакытында проектта катнашучы Элина Аманова менә ниләр сөйләде:
- 8 нче сыйныфта килешүгә кул куйдык. Эшләргә ризалаштык. Башта моның нәрсә икәнен бөтенләй дә белми идек. Аннары кызык була башлады. Без төрле акцияләр оештырдык, Питрәч буйлап буклетлар тараттык. "Байтик" лагеренда булып, күп яңалыклар белдек. Ә психологлар лекциясеннән үзебез өчен күп кирәкле мәгълүмат алдык, - диде ул.
Ә Евгения Кузина лагерьга баргач, наркотикларның зыяны турындагы мәгълүматны ничек җиткерергә, лекцияләрне дөрес уку серләренә өйрәнүе турында сөйләде.

- "Волга" яшьләр үзәгендә узган "Ел лидеры" бәйгесендә мин үзебезнең район данын якладым. Эшебез турында сөйләдем. Без эшебезнең галочка өчен түгел, ә яхшы нәтиҗә бирүе өчен тырыштык, - диде Диләрә Минһаҗева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса