Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Тагын күрешер өчен саубуллашабыз

25 майда илебезнең барлык мәктәпләрендә дә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Районыбызда бу көнне 170 укучы туган мәктәпләре белән хушлашты.

Кощак урта мәктәбендә соңгы кыңгырау быел да тантаналы үтте. Чарада район башлыгы Шәйхулла Насыйбуллинның да катнашуы ямь өстенә ямь өстәде. 2011-2012 уку елларында мәктәптә 218 бала белем алды. Аларның 22 се - "бик яхшы", 75 е "яхшы" билгеләренә укучы. Кощак укчылары укуда гына түгел, спорт бәйгеләрендә, иҗади конкурсларда да актив катнашалар. Район предмет олимпиадаларында алар 27 призлы урын яуладылар. Ә республика конкурсларының 19 призлы урын алу бәхетенә ирештеләр. Соңгы уку елында җирле укучылар 60 иҗади конкурста катнашты. БДИ һәм дәүләт еллык аттестациясе нәтиҗәләре дә сөендерерлек хәтта районныкыннан да артыграк. Ә бу исә дәрәҗәле югары уку йортларына укырга керү мөмкинлеге бирә.
Мәктәп укучылары Игнат Зотов (7 нче сыйныф) һәм Ләйсән Шакирова (8 нче сыйныф) район данын республикада гына түгел, аннан читтә дә якладылар. Алар күп кенә республика һәм Россия конкурслары җиңүчеләре.
Тантана вакытында район башлыгы Шәйхулла Насыйбуллин үзенең чыгышында Кощак укучыларын, укытучыларны, ата-аналарны уку елын уңышлы тәмамлаулары белән тәбрик итте:
- Кощаклар һәрвакыт уңышлары белән аерылып тордылар, шул исәптән укуда да. Быелгы уку елы, бүгенге бәйрәм гомерегез буена истә калыр. Барлык чыгарылыш сыйныф укучыларына да дәүләт имтиханнарын уңышлы бирүләрен, тормышта дөрес юл сайлап, илебезнең лаеклы гражданнары булуларын телим, - диде ул.
Соңыннан Шәйхулла Галимуллович Кощак мәктәбенә көрәш келәме һәм спорт туплары бүләк итте.
Чыгарылыш укучыларының сыйныф җитәкчесе Светлана Каплевская да үз укучыларына изге теләкләрен юллады. Ата-аналар исеменнән рәхмәт сүзе белән Екатерина Барабанщикова чыгыш ясады.
"Гретта" бию төркеме һәм Игнат Зотов җыелганнарга һәм чыгарылыш укучыларына концерт номерлары бүләк итте.
Ниһаять, бәйрәмнең тантаналы мизгелләре җитте. Барлык укучылар өчен соңгы кыңгырауны 11 нче сыйныф укучысы Николай Зобнев һәм 1 нче сыйныф укучысы Азалия Гарипова яңгыратты.
Бәйрәмнән соң чыгарылыш укучылары традиция буенча Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар һәйкәленә чәчәкләр салдылар.
Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса