Питрәчтән тәрбияче үзенең һөнәре турында сөйләде
Миләүшә Канафина инде 11 ел балалар тәрбияләү белән шөгыльләнә
Миләүшә Канафина Ленино-Кокушкино авылында туып-үскән. Мәктәптән соң Арча педагогика көллиятенә, татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Югары белемне татар дәүләт гуманитар-педагогия университетында ала. Берничә ел туган авылы мәктәбендә педагог булып эшли, ә 2012 елда үзен кечерәк балаларга багышларга һәм тәрбияче булырга карар итә. Ул, башка тәрбиячеләр кебек үк, вакыт-вакыт балалар тәрбияләү буенча курслар үтә. Мондый дәресләрнең берсендә ул нейропсихология белән мавыгып китә һәм кабат профессиональ әзерлек үтә, хәзер балалар белән тагын да нечкәрәк дәрәҗәдә шөгыльләнә.
– Миләүшә Галәветдиновна, тәрбияче һөнәрендә сезгә нәрсә ошый?
– Үз эшеңнең нәтиҗәсен күрү. Мин балаларымның һәр уңышына шатланам. Алар мәктәпкә киткәч тә, аларның эшләре, нинди фәннәр буенча аерылып торулары, үзләрендә нинди яңа талантлар ачулары турында белешәм. Бу мине тагын да күбрәк эшләргә дәртләндерә.
– Сез балаларның нинди сыйфатларын олыларга да бирер идегез?
– Балалар белән саф һавада йөрүебез аеруча кызыклы үтә: кемдер миңа бөҗәк алып килә һәм аны җентекләп карый, кемдер матур яфрак таба һәм миннән дә аның гадәти булмаган рәвешенә соклануымны сорый. Балалар гап-гади әйберләргә шатланалар һәм гаҗәпләнәләр, алар өчен бөтен дөнья кызыклы һәм матур. Без, олылар, эш-мәшәкатьләр белән кайвакыт тирә-юньдә бернәрсә дә күрмибез. Ә балалар гади әйберләрдә матурлыкны күрә белә, бу сыйфатларны мин олыларга тапшырыр идем.
– Баланы балалар бакчасына әзерләргә кирәкме?
– Соңгы вакытта күп кенә балаларның бакчага подгузникларда йөрүләрен, шешә һәм соскаларын ташламауларын күрәм. Бала бакчага барганчы ук тәрбиячегә үз ихтыяҗларын аңлата белсә яхшы. Аның үзе ашый белүе дә бик әйбәт булыр иде. Шулай да бала боларның барысын белмәсә дә, куркыныч түгел. Алар бер-берсеннән күреп, моңа тиз өйрәнәләр.
– Быел сез бакчада нейропсихология түгәрәге ачтыгыз. Бу нинди юнәлеш һәм барлык балаларга да шундый белгечкә мөрәҗәгать итәргә кирәкме?
– Нейропсихология баланың баш миен өйрәнә. Нейропсихологның беренче кабул итүендә без бала сәламәтлеге турында мәгълүмат җыябыз, аның үсешенең барлык үзенчәлекләрен ачыклыйбыз. Ул ничек туган, кайчан башын тота, үрмәли башлаган, күпме вакыттан соң йөреп киткән… Бала үткән һәр этап мөһим һәм кирәк. Бу мәгълүмат безгә аның үсеше турында тулы картинаны бирә. Әгәр баланың үсү процессында ниндидер җитешсезлекләр булса, аларны махсус күнегүләр ярдәмендә камилләштерергә, хәтерне, координацияне, баланың моторикасын яхшыртырга мөмкин. Шулай ук балаларда игътибар җитмәү синдромы, гиперактив яки киресенчә пассив сабыйлар белән эшлибез. Төрле уеннар һәм гимнастика ярдәмендә баланың теге яки бу халәтен яхшыртырга мөмкин. Ата-аналар, нигездә, үсештә тоткарлыклар күргәч, белгечләргә мөрәҗәгать итәләр. Ләкин, минемчә, барысы да нормада булган балалар өчен дә нейропсихолог белән шөгыльләнү артык булмас. Бу күнегүләр хәтта олылар өчен дә файдалы. Баш мие картаймасын өчен, аны даими үстерергә, яңа нәрсәгә өйрәтергә кирәк, дип юкка гына әйтмиләр. Нейрогимнастика инсульт һәм йөрәк өянәге кичергән кешеләр өчен дә файдалы. Бу күнегүләр аларга сөйләм, хәтер һәм моториканы торгызырга булыша.
– Баланың бер яшьтән алты яшькә кадәр нәрсә белергә тиешлеген кыскача гына әйтә алмассызмы?
– Бала бер яшьтә төрле тавышларны кабатлый башларга тиеш. Мәсәлән, хайваннарны, машиналарны күргәч, ул аларга охшатып төрле тавышлар чыгарырга тиеш. Шуннан соң ул әйберләрне үз исемнәре белән атый башлый. Өч яшендә аның «мин үзем» чоры башлана, шулай итеп мөстәкыйльлек күренә. Дүрт яшендә ул әкренләп кыска җөмләләр төзи башлый. Биш яшендә ул сорауга тулы җавап бирергә тиеш. Ә алты яшьтә инде кыска хикәяләр сөйләргә тиеш. Бала белән китаплар укыгыз. Шулай итеп аның сүзлек запасы үсә һәм фантазиясе яхшыра. Уеннарны карасак, шул ук динамика бара. Иң гади пирамидалардан, зур леголардан башлыйбыз. Ә аннан соң легоның зур детальләрен вак детальләргә алыштырабыз, балада вак моторика яхшырак үсеш алсын өчен. Башта төп төсләрне аерырга өйрәтәбез – кызыл, яшел, сары, зәңгәр төсләрдәгеләрне бирәбез, әкренләп аларның санын арттырабыз.
Әгәр дә бала эшләргә теләмәсә, аны мәҗбүр итәргә кирәк түгел. Барлык балалар да төрле һәм аларның һәрберсенең үз үсеш юлы бар.
– Балалар бакчасыннан соң бала белән шөгыльләнергә кирәкме?
– Бала белән аралашу бик мөһим. Кара-каршы утырып диалог алып бару мәҗбүри түгел. Бу үзеннән-үзе булырга тиеш. Мәсәлән, табигатьтә йөрисез, шул ук вакытта аңа бүген нинди һава торышы, табигатьнең ничек үзгәрүе турында сөйлисез. Болар барысы да баланың үсеше өчен бик кирәк. Хәзерге җәмгыятьтә балага әти-әнисе белән аралашу җитми. Шуңа күрә хәтта тулысынча сәламәт бала да вакыт узу белән үсештә артта калырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа