Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Татар Казысы мәктәбендә шаулап-гөрләп Соңгы кыңгырау бәйрәме үтте

Быел безнең мәктәgнең 3 укучысы 11 нче сыйныфны, 6 укучысы 9 нчы сыйныфны тәмамлады.

Бәйрәмдә районыбыз кунаклары Миннигулова Гөлия Мәсгудовна һәм Дукачев Алексей Степанович та катнашты. "Макс Ойл" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять җитәкчесе Галиев Илдус Юсупович 11 нче сыйныф укучыларына кыйммәтле телефоннар бүләк итте. Аларга матур теләкләрен җиткерде. Мәктәбебезнең элекке директоры Бикмуллин Габдулла Шәмсевәли улы да эшмәкәр улының бүләкләрен алып килгән иде. Олимпиадаларда җиңүче 4 укучы акчалата бүләккә, спорт ярышларында, үзешчән сәнгатьтә катнашучы 5 укучы кыйммәтле бүләкләргә лаек булды. Бикмуллин Айрат Габдулла улына, Галиев Илдус Юсуповичка ата-аналар, укытучылар һәм балалар чиксез рәхмәтле. Балаларны шулай сөендергәннәре өчен үзләренең дә эшләре уң булсын.

Алда - зур сынаулар. Укучыларның барысына да уңышлар юлдаш булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X