Татарстанда “Мәгариф” илкүләм проекты уңышлы тормышка ашырыла
Узган ел әле проект кысаларынада республиканың 32 уку йортына яңа җиһазлар кайтарылган
(Питрәч, 6 февраль, Нурия Камалетдинова, “Питрәч-информ”) Узган ел Татарстанда «Мәгариф» илкүләм проекты һәм «Цифрлы белем бирү мохите» төбәк проекты кысаларында 15 мәктәп, 17 техникум һәм көллият яңа компьютерлар һәм презентация җиһазлары белән тәэмин ителгән.
«Мәгариф» илкүләм проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында «Үсеш ноктасы» мәгариф үзәге эше нәтиҗәсендә Питрәч районының дүрт мәктәбендә технология , информатика һәм тормыш иминлеге нигезләре кабинетларына ремонт ясалган һәм алар заманча җиһазландырылган.
Ә республиканың алты районында - Бөгелмә, Буа, Биектау, Зәй, Кайбыч һәм Нурлат районнарындагы авыл мәктәпләрендә спорт заллары ремонтланган. Бу эшләр «Һәр баланың уңышы» төбәк проекты буенча башкарылган. Моннан тыш, үткән ел Казан федераль университеты «Халыкара эко-технологик система» проекты белән федераль бюджеттан 2 миллион 397 мең сум күләмендә грант откан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа