Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Уку алдынгысы гына түгел, ышанычлы дус та

Питрәч укучылары тормышта нинди уңышларга ирешергә теләүләрен яхшы белә һәм үз максатларына ныклы адымнар белән баралар. Бүген алар ата-аналарны, укытучыларны укудагы казанышлары белән сөендерә, ә иртәгә, һичшиксез, илнең иң яхшы югары уку йортларына укырга керәчәкләр һәм үз эшләрендә уңышка ирешәчәкләр. Татар Тау Иле мәктәбенең сәләтле укучыларының берсе - унынчы сыйныф укучысы Алмаз Рәимов.

Алмаз Рәимов һәр елны район олимпиадаларында әһәмиятле уңышларга ирешә, ул аларда дүртенче сыйныфтан бирле катнаша. Аның беренче уңышы - математика фәненнән җиңүе. Җиденче сыйныфтан бирле Республика күләмендәге олимпиадаларда үз белемен сыный. Физика һәм ике ел рәттән химия буенча призер булды.
Алмаз иң уңышлы уку елы дип 2018 елны саный. Ул чакта район олимпиадаларында җиде беренче һәм бер призлы урын яулаган.  
Киләчәк турында сөйләгәндә, укучы табиб-стоматолог булырга хыяллана, шуңа да ул биология һәм химия фәннәрен ярата.
- Апам Ләйсән стоматолог булырга укый, ул бишенче курста. Берүк вакытта Казанның бер клиникасында шәфкать туташы булып эшли, - ди Алмаз. - Югары максатларга ирешү, яхшы медик булу өчен күп укырга, булачак һөнәргә мәктәп эскәмиясеннән үк әзерләнергә кирәк, шуңа күрә бик тырышам. Буш вакытым булганда компьютер техникасы, программалаштыру белән шөгыльләнәм, шахмат уйныйм.
Мин, әлбәттә, укытучым, остазым Зөлфия Җиһаншинага рәхмәтле, аның ярдәмендә мин химия белән мавыгып шөгыльләнәм. Сыйныфташларыма ярдәм итүләре өчен һәм, әлбәттә, әти-әниемә рәхмәт. Әнием Гөлназ Нургалиевна безнең мәктәптә тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы булып эшли, ул мин уңышка ирешсен өчен вакытын кызганмый һәм күп көч куя, - дип билгеләп үтте укучы.
Алмаз уку отличнигы гына түгел, ышанычлы дус та.
- Ул бик яхшы дус, һәрчак ярдәм итә. Яхшы укучы булуы белән мактанмый. Сыйныфыбыз Алмаз кебек укучылар булганга бик тату, - диде сыйныфташы, якын дусты, күршесе Айназ Әгъзамов.
- Укучыларымның республика олимпиадаларында шундый уңышларга ирешүенә мин бик шат, - дип билгеләп үтә укытучы Зөлфия Җиһаншина. - Алмаз  барысына да бик тиз төшенә, теманы  җиңел үзләштерә. Биремнәрне ахырына кадәр үти, ул ярты юлда тукталып калырга күнекмәгән. Бик тырыш һәм хезмәт сөючән малай.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса