Укучылар Ленин паркы төзергә тәкъдим итте
Ленино-Кокушкино мәктәбендә парламент дәресе үтте. Югары сыйныф укучылары үзләрен хакимият вәкилләре ролендә сынап карады. Укучылар ике командага бүленде: беренчесе – “Экология һәм мәдәният комитеты”, ә икенчесе – “Икътисад һәм эшмәкәрлек комитеты”.
Дәрес интеллектуаль уен рәвешендә үтте. Укучылар кызыклы биремнәрне үтәп, конкурсларда катнашып үз белемнәрен күрсәттеләр. Мисал өчен, алар беренче карашка закон белән бернинди бәйләнеше булмаган популяр җырларны тыңладылар, алар арасындагы бәйләнешне эзләп таптылар. “Бременские музыканты” ирек хокукын ача, ә өч дуңгыз баласы турындагы мультфильмнан “Всем на свете нужен дом” җыры – торак хокукын. Укучылар аеруча да кызыксынып закон проектлары белән чыгыш ясады. Алар туган як үсеше турында үз идеяларын җиткерделәр.
Авыл Ленин исемен йөрткәнлектән, алар аның хөрмәтенә парк төзү, анда фонтан һәм аллея булдыру тәкъдиме белән чыкты. Шулай ук алар иске “Березка” кафесын торгызырга, әмма аны Владимир Ильич гаиләсе истәлегенә “Бланк кухнясы”дип атарга тели.
Бик нык пычранган Үшнә елгасын да игьтибарсыз калдырмадылар, укучылар аның өчен чистарту корылмалары алырга планлаштырган. Алар елганың бер өлешен пляж зонасына әверелдерсәң, көймәләр прокатын оештырсаң яхшы булыр иде дип уйлый.
Алар экология турында да онытмады. Мәктәп укучылары исәпләвенчә, чүп-чарны бүлү контейнерлары сортировка проблемасын хәл итәчәк, территорияләрне яшелләндерү кешеләр сәламәтлегенә уңай тәэсир итәчәк.
Ташландык башлангыч мәктәпне һәм балалар бакчасын реставрацияләү фикерен дә яңгыратты алар, халык ел саен арта гына бара, балаларны тәрбияләү һәм укыту өчен яңа учреждениеләр урынлы булыр иде.
Чараның төп кунагы, ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Садриев мәктәп укучыларына киңәшләрен бирде, аңлатмаларын җиткерде. Ул аларны гадәти булмаган идеялары өчен мактады.
- Афәрин, сезнең идеяларыгыз, планнарыгыз кызыклы. Әмма боларны нинди средстволарга тормышка ашырырсыз соң? Андый зур үзгәрешләр өчен күп акча кирәк бит. Ә бәлки нинди дә булса фермерчылык булдырыргадыр? Бу турыда уйлагыз әле, - диде ул.
- Безгә бу дәрес бик ошады. Без проект өстендә күп эшләдек. Әлбәттә, алга таба киңәшләрне истә тотып эшләрбез, - диде 11 нче сыйныф укучысы Салават Габдуллаҗанов.
- Без моны эшли алабыз, - дип аның сүзен дәвам итте сыйныфташы Ләйсән Миндубаева. – Без әлеге процесс белән бик нык мавыгып китеп, матди як турында уйлап бетермәгәнбез.
Нәтиҗәдә, бик аз аерма белән “Икътисад һәм эшмәкәрлек” комитеты җиңүгә иреште. Барлык катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Без Ленин паркында йөри, Үшнәдә су коена, “Бланк кухнясы” кафесында ашый алырбызмы, монысын якын киләчәктә белербез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа