Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Укучының уңышы укытучының осталыгыннан тора

Республика олимпиадаларында 200дән артык питрәчле катнашты. Район укучылары 18 призлы урын алды. Лидер - район үзәгенең икенче мәктәбе. Югары нәтиҗәләргә ирешү серләрен без укучылардан һәм аларның остазларыннан сорап белдек.

Нәкъ менә укытучы укучыда фәнгә кызыксыну уята. Әмма физика укытучысы Петр Курицын минем фикерем белән килешергә ашыкмый.
- Һәр укучының үз хыялы бар. Әгәр кеше киләчәктә үзенең кем буласын белә икән, аның инде мотивациясе бар дигән сүз. Безнең бурыч - укучыларга ярдәм итү, балаларның белемнәрен арттыру, билгеләнгән максатларга ирешү юлында булышлык күрсәтү, - ди ул.
Физика – җиңел бирелә торган фән түгел. Аны үз дигәнендә нык торган һәм түземле кешеләр генә яхшы белә. Шуңа күрә бу фән буенча БДИны да үзенә чыннан да киләчәктә миңа физика фәне кирәк дигән кеше генә сайлый.
- Районның башка мәктәпләре белән чагыштырганда, физика буенча имтихан тапшыручы укучыларыбыз һәрвакыт күбрәк булды. Алар яхшы баллар җыялар, югары уку йортларына керәләр һәм киләчәктә сайлаган һөнәрләре буенча эшлиләр, - ди укытучы.
Әлбәттә, аларга яхшы нәтиҗәләр күктән төшми. Укучылар дәрестә игътибарлы, өй эшләрен тырышып башкаралар, төрле бәйгеләрдә дә катнашалар, Петр Васильевичның өч укучысы – сигезенче сыйныф укучысы Даниил Озеров, унынчы сыйныф укучысы Искәндәр Мифтахетдинов һәм тугызынчы сыйныф укучысы Денис Харитонов “Олимпка юл” республика олимпиадасында катнашкан.
 - Иң мөһиме җиңү түгел, ә катнашу. Мин җиңмәсәм дә, белем дәрәҗәмне һәм үз-үземә булган бәямне арттырдым. Һәрвакыт әзерләнергә, кабатларга, яңа белемнәргә тартылырга, кызык булганның барысын да өйрәнергә кирәк, - ди Денис, елмаеп.
Даниил Озеров икеләтә уңышын билгеләп үтә. Ул физика һәм математика буенча призер.
- Мин инженер булырга телим, шуңа күрә бу фәннәргә күп вакыт бирәм. Әле миңа башка районнарга бару, яңа танышулар бик ошый. Мондый ярышлар синең әзерлегеңне бәяләргә һәм үз көчеңне башкалар белән чагыштырырга ярдәм итә, - диде Даниил.
Математиканы аңа Любовь Долгова укыта.

Аның тәрбияләнүчеләреннән Адель Хисмәтуллин да олимпиада призлы урын яулаган. Укытучының хезмәт стажы - 28 ел. Бу вакыт эчендә күп кенә укучылар укытучыны үз уңышлары белән сөендергәннәр. Ул бишенче сыйныф укучыларын алганда ук зур марафон турында игълан итә. Математик түгәрәк барлыкка килә, анда Любовь Петровна атна саен балаларга төрле биремнәр бирә. Шулай итеп сәләтле балалар сайлап алына.
- Соңрак без бергәләп бүләкләр һәм котлаулар белән йомгак ясыйбыз. Марафонда узучылар белән тагын да җитдирәк шөгыльләнәбез. Атна саен 7-10 сыйныфлар төркеме җыела, һәм алар бергә мәсьәләләр, башваткычлар һәм башка күп биремнәр чишәләр, - ди Любовь Петровна. Кешенең үз урынында булуы, яраткан эше белән шөгыльләнүе күренеп тора . Таблицалар, саннар, исәп-хисап - боларның барысы да укытучыны балачактан ук мавыктырган. Ул кечкенә чакта ук апасының (шулай ук математик) дәреслекләрен алып, аларны бик теләп укый торган була… Любовь Петровна Мәскәү дәүләт университеты каршындагы мәктәптә читтән торып укыган, шуңа күрә җәен дә дәреслекләрне кулдан төшермәгән.
- Мин балаларны һәм үз фәнемне яратам. Бу һөнәрне сайлавым белән бик канәгать, - ди ул.
Һичшиксез, шундый зирәк, сизгер, талантлы педагоглар ярдәмендә балалар республиканың иң яхшы укучылары белән бер рәттә тора.


Мәктәп укучыларының республика олимпиадалары призерлары:
Питрәч икенче мәктәбе: Даниил Озеров (математика, укытучысы Любовь Долгова; физика, укытучысы Петр Курицын), Адель Хисмәтуллин (математика, укытучысы Любовь Долгова), Эмилия Фәйзрахманова (математика, укытучысы Гүзәл Азизова), Искәндәр Мифтахетдинов (инглиз теле, укытучысы Аида Гыйләҗева; физика, укытучысы Петр Курицын), Камил Демьяненко (ике тапкыр инглиз теле буенча призер, укытучысы Илсөяр Гыйсматова), Светлана Боганова ( татар теле, укытучысы Гөлназ Хөсәенова), Камилла Хәсәнова (рус теле, укытучысы Айгөл Лихман), Кирилл Ильин (татар әдәбияты, укытучысы Римма Дәминова), Наил Хөсәенов (татар әдәбияты, укытучысы Лариса Иванова).
Питрәч беренче мәктәбе: Полина Хрущева (инглиз теле, укытучысы Альбина Долгова), Аделина Зарипова һәм Дилә Шәмсетдинова (татар теле, укытучысы Галина Чукурова).
Татар Тау Иле мәктәбе: Рәимов Алмаз (химия, укытучысы Зөлфия Җиһаншина).
Ленино-Кокушкино мәктәбе: Артем Саркеев (татар теле, укытучысы Ләйсән Фәйзуллина).
Шәле мәктәбе: Камилә Галиәкбәрова (татар теле, укытучысы Тәнзилә Җамалиева).

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса