Алга
  • Рус Тат
  • Укытучыларым искиткеч шәхесләр

    Без барыбыз да балачактан. Еллар үткән саен ул ешрак искә төшә.

    Иртә. Өйдә тып-тын. Аны әнинең йомшак кына басып йөрүе һәм мичтә янган утын тавышы гына боза. Әнием җылы куллары белән мине уята. Мәктәпкә барырга вакыт.
    Өйгә бик тиздән ипи исе таралды. Мичтә элек чуенга салып, чөгендер ашы, ботка, кабак пешерәләр иде, ә тәгәрәткән бәрәңгенең тәмнәре әле дә авызда тора. Ул вакытта ризыклар бик тәмле иде! Хәзер шуларны искә генә төшереп утырабыз.
    Иртәнге аштан соң әнием изге теләкләр белән мәктәпкә озата. Анда сигез ел рәхәтләнеп укыдым. Мәктәпне гомер буе яраттым. Бүген дә аңа карата мәхәббәтем сүрелмәгән.
    Каникулда чагында кайчан бетәрләр инде бу яллар дип аптырап бетә идем. Яраткан укытучыларымны, дусларымны бик тә сагына, күрәсем килә иде. Безнең мәктәп тауда, иң биек урында тора иде. Астарак Шемелка елгасы чылтырап ага иде. Мәктәп янында ук зиннәтле гыйбадәт йорты калкып тора. Аны 1753 елда салганнар.
    Безнең мәктәп тәмамлаганга да шактый еллар үтеп китте. Әмма хәтер гел шул елларга кире әйләнеп кайта. Бигрәк тә яраткан укытучыбыз Любовь Михайловна Пискареваны еш искә алам. Ул безнең сыйныф җитәкчесе иде. Рус теле һәм әдәбияты укытты. Өч ел дәвамында ул гел безнең белән булды. Күпме сабырлык, игелек, игътибар күрсәтте ул безгә! Моны еллар үткәч кенә аңлыйсың икән. Үзең дә тормыш тәҗрибәсе туплагач кына аның тырышлыгына, түземлегенә исләр китә! Без бөтенебез аңа гышыйк идек. Бергә кичәләрдә, атналык походларда йөрдек, күрше авылдагы концертларга бардык. Ул аларны үзе оештыра иде. Без әле тагын бергәләп китаплар укый, киләчәк турында хыялланган идек. Хәзер дә бергәләп җыелгач, 60 нчы 63 нче елларны сагынып искә алабыз. Гүзәл, карап туймаслык Любовь Михайловна безнең өчен чын дус, киңәшче иде. Әмма шулай килеп чыкты, без аның белән элемтәне югалттык. Безнең аны эзләвебез озак еллар нәтиҗә бирмәде. Һәм мнә бер еллап элек оныгым Яраткан укытучыбызны Интернет аша тапты. Ул хәзер Новочеркасскиида яши икән. Шатлыгыбызның чиге булмады. Бүгенге көндә аны кунакка көтәбез. Беренче укытучыбыз Анна Васильевна Сухованы онытырга мөмкинме соң? Ул бик кырыс һәм шул ук вакытта гадел, шәфкатьле кеше иде. Аңа күп нәрсә белән бурычлыбыз.
    Степан Лаврентьевич Козлов мәктәп директоры иде. Ул тарих фәнен укытты. Озын буйлы, таләпчән кеше. Элек фронтовик, старшина булган. Без аңардан курка идек.
    Александр Иванович Кузнецовны оныту мөмкин түгел. Ул бик шаян, тынгысыз шәхес. Гел нәрсәдер уйлап табар, телгә оста иде. Ул безгә Питрәч урта мәктәбен тәмамлагач килгән иде. Физкультура һәм физика укыта иде. Армиядән соң янә Колайга әйләнеп кайта. Армиягә киткәнче, тәбәнәк кенә буйлы булса, аннан кайткач, озын буйлы, төз гәүдәле егетне күреп шаклар каттык. Ул элекке малайга һич тә ошамаган иде инде. Вельвет курткалы авыл малае түгел иде.
    Иң кызыклы шәхес, мөгаен, Иван Нестерович Новиков булгандыр. Ул башкалардан үзгә фикер йөртә, математикадан китап яза иде. Предметны үз системасы һәм методикасы буенча укытты. Бернинди авторитетны санга сукмый, чөнки математикада үзе авторитет иде. Аның түгәрәкләренә математиканы начар белгәннәр дә йөри иде. Уртача буйлы, ябык, кара күзле, ирен чите белән генә елмаючы, уен-көлке яратучы - Иван Нестеровичны нәкъ менә шундый итеп истә калдырдык.
    Людмила Анатольевна Балыкова химияне укытты. Бу зифа буйлы, чибәр кызны бөтенесе ярата иде. Бик гадел, дәресләрдә таләпчән иде. Ә дәрестән соң безнең белән "лапта", "штандар" уйный иде рәхәтләнеп.
    Андрей Нестерович Буздалов, элек хәрби офицер булган кеше. Бездә хезмәт дәресләре алып бара иде. Батарея командиры булганга, полкташлары белән дошманны тар-мар итә иде. Алар аңа язган хатларында легендар һәм яраткан командир итеп хөрмәтләп мөрәҗәгать итәләр. Ул яраланып кайткач, колхоз рәисе булып эшләгән. Соңгы сигез елын мәктәптә эшләде. Уртачадан калку, баһадир гәүдәле бу кешенең көч-куәте ташып тора, ачык йөзе үзенә җәлеп итә, тавышы командирларга хас көчле, бик тырыш һәм дә гадел иде. Безгә дә кырыс иде, үзенә дә.
    Без Людмила Степановна Козлованы да, Гертруда Макаровна Фролованы да, Иван Васильевич Ларинны да, Людмила Васильевна Елованы да, Владимир Иванович Гурьяновны да, Александра Ивановна Домрачеваны да, Николай Владимирович Столповны да, Алексей Артемьевич Карандаевны да онытмыйбыз.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: