Уйныйбыз да, көләбез дә – безнең шундый чагыбыз
Район үзәгендә сигез балалар мәйданчыгы бар. Аларда көн саен кичке алтыдан сигезгә кадәр балалар шау-шуы яңгырап тора. Төрле яшьтәге балигъ булмаганнар уйныйлар, төрле ярышларда катнашалар. Ә аларны укытучылар һәм оештыручылар күзәтеп тора.
Әле алты да юк. Әмма инде Олимпия бистәсе балалар мәйданчыгына бала-чага җыелган. Алар якын-тирәдәге урам балалары. Күбесе өстенә матрос тельняшкалары кигән, башларында - банданнар.
- Без пиратлар булып уйныйбыз, - дип сөйли 2 нче мәктәп укучысы Валерия Демидова. - Яшереп калдырылган хәзинәләрне эзлибез.
Балар мәйданчыгындагылар белән шул ук мәктәп оештыручысы Лиля Галиева җитәкчелек итә иде.
- Балалар һәр кич саен мәйданчыкка киләләр. Нинди уеннар уйнаячакларын алдан ук белеп китәләр. Шуңа да икенче көнгә әзер булып торалар, - дип сөйләде ул.
Без сөйләшеп торган арада балаларның шау-шулы "Ура! Таптык!" дигәннәре ишетелде. Кечерәкләр өлкәнрәк балалар ярдәмендә "хәзинәләрне" актарып чыгарган икән. Шулай кызыклы уеннар уйнап мәш килгәннәр яныннан китеп тә бардык.
Безнең җирле телевидение хезмәткәрләре Казан урамындагы мәйданчыкка юл алды. Анда да бала-чага рәхәтләнеп уйный. Мондагылар без кечкенә чакта уйнаган "Түгәрәктән бәреп чыгару" уенын хуп күргән. Бу баларны да оештыручылар күзәтеп тора. Бу - 2 нче мәктәп укытучысы Ольга Вешкина.
- Монда төрле урамнардан киләләр. Безнең укучыларыбыз да бар, билгеле. Таныш булмаган, кунакка кайтканнары да бар. Бөтенесе дә алар белән укытучылар шөгыльләнүен белә. Килеп, уеннарда катнаша башлыйлар, бәйгеләргә дә алабыз үзләрен, - ди ул.
Өлкәннәрнең уеннар тәкъдим итүенә сабыйлар бик шат.
- Без футбол, лапта, тиен-тиен уеннары уйныйбыз. Дусларыбыз да күп безнең, - ди кабалана-кабалана Искәндәр Сабиров.
Ата-аналар да бик канәгать. Эштән кайтып, өй эшләрен карап йөргән арада балалары өлкәннәр күз алдында ял итә бит.
- Алар өчен күңел тыныч, - ди әниләрнең берсе Гөлназ Хөсәенова. - Чөнки укытучылар көн саен кичен биредә. Бөтен яшьтәге балаларга да шөгыль табыла. Хәтта нәп-нәниләргә дә.
Рейд вакытында Космонавт, Мишанин, Перчков урамнарындагы мәйданчыкларга да сугылдык. Әмма яңгыр ява башлагач, калганнарына бара алмадык. Балалар иҗат йортында безгә һәрбер мәйданчыкта да көн саен шулай балалар белән эшләүләрен әйттеләр.
Районның башка эре торак пунктларында да балалар мәйданчыклары эшләп килә. Шулай итеп, лагерьга бармый калган балалар да үзләренә вакытлыча булса да шөгыль таба, актив ял итә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
18 август 2022 - 07:44Питрәч районы тарихчыларының китабы тәкъдим ителде Очрашу Питрәч районы җитәкчеләре һәм мәдәният бүлеге тәкъдиме белән оештырылды.3700
-
17 август 2022 - 14:18Августта питрәчлеләрне өстәмә ял көне көтә Бу хакта Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте искәртте.22200
-
17 август 2022 - 13:33Питрәчтә пенсионерлар өчен бию буенча мастер-класслар оештырыла Хореограф Илнур Хәлимов җитәкчелегендә барлык теләүчеләр дә полонез (бию-йөреш), немец вальсы һәм кадриль биергә өйрәнделәр.22100
-
17 август 2022 - 12:59Питрәч районында «Яшь гвардия» палаткалы лагере эшли Анда балаларга хәрби-патриотик тәрбия бирәләр, ату, кул сугышы һәм беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләренә өйрәтәләр.23300
-
17 август 2022 - 11:31Питрәчтә «Җиңү диктанты» халыкара тарихи акциясе узачак «Җиңү диктанты» - тарихи истәлекләргә кагылырга, үз көчеңне сынап карарга һәм үткән сугыш һәм аның геройлары турында яңа мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә торган чараларның берсе.25200
-
16 август 2022 - 12:50Питрәч районы яңалыклары
-
5 август 2022 - 17:17Питрәч районы яңалыклары
-
18 август 2022 - 07:44Питрәч районы тарихчыларының китабы тәкъдим ителде Очрашу Питрәч районы җитәкчеләре һәм мәдәният бүлеге тәкъдиме белән оештырылды.3700
-
17 август 2022 - 14:18Августта питрәчлеләрне өстәмә ял көне көтә Бу хакта Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте искәртте.22200
-
17 август 2022 - 13:33Питрәчтә пенсионерлар өчен бию буенча мастер-класслар оештырыла Хореограф Илнур Хәлимов җитәкчелегендә барлык теләүчеләр дә полонез (бию-йөреш), немец вальсы һәм кадриль биергә өйрәнделәр.22100
-
17 август 2022 - 12:59Питрәч районында «Яшь гвардия» палаткалы лагере эшли Анда балаларга хәрби-патриотик тәрбия бирәләр, ату, кул сугышы һәм беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләренә өйрәтәләр.23300
-
17 август 2022 - 11:31Питрәчтә «Җиңү диктанты» халыкара тарихи акциясе узачак «Җиңү диктанты» - тарихи истәлекләргә кагылырга, үз көчеңне сынап карарга һәм үткән сугыш һәм аның геройлары турында яңа мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә торган чараларның берсе.25200
-
18 август 2022 - 09:30Нинди дә булса хәл турында сөйләргә телисезме? Языгыз, без элемтәдәХөрмәтле укучыларыбыз, сезне «Мобиль репортер» сәхифәсенә кушылырга чакырабыз.277000
-
13 июль 2022 - 10:38В комплекс "Эль Сити" требуются повар, кассир, пекарь мучник, дворник, изготовитель полуфабрикатов16400
-
24 апрель 2019 - 14:01"ТАТМЕДИА" АҖ кабат әбүнәчеләр өчен призлар уйнату турында игълан итә. Акциядә катнашыгыз һәм мультиварка, ит тарткыч, блендер яки юрган оту мөмкинлеге алыгыз. Төп приз – 32 дюйм диагональле телевизор.231000
-
18 август 2022 - 09:30Нинди дә булса хәл турында сөйләргә телисезме? Языгыз, без элемтәдә Хөрмәтле укучыларыбыз, сезне «Мобиль репортер» сәхифәсенә кушылырга чакырабыз.277000
-
29 июнь 2022 - 09:12Район газетасына язылыгыз һәм җәйге ял өчен кирәк-яраклар отыгыз Туган ягыңда район газетасы белән ял ит! Редакция үз әбүнәчеләре өчен акция* игълан итә. Һәркемнең бүләк алу мөмкинлеге бар**251900
-
27 июнь 2022 - 10:17Питрәч парлары арасында фотоконкурс игълан ителә Ул Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган234900
-
29 июль 2022 - 11:14Роспотребнадзор: Әлегә ковид-чикләүләр кертү өчен нигез юк Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны бераз артуы күзәтелә, әмма яңа чикләүләр кертү таләп ителми.201800
-
28 июль 2022 - 08:25Иске Шигали авылының «Кояшкай» балалар бакчасында капиталь ремонт бара Бина җирле мәктәп белән бер түбә астында урнашкан һәм кечкенә генә мәйданны биләп тора, әмма бик тиздән монда уңайлырак булыр.201500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алга (Вперед)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-47629 от 7 декабря 2011 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Шамсутдинова Ольга Петровна
Адрес редакции: РТ, Пестречинский район, с.Пестрецы, ул.Советская, 34.
Электронная почта редакции: algared@yandex.ru
Телефон редакции: (884367) 3-00-59; 3-04-82, 8-939-375-85-09 - отдел рекламы; 3-04-86 - факс; 3-04-37 - дубляж; 3-15-64 - телевидение.
Для сообщений о фактах коррупции algared@yandex.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика