Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Уңыш нигезе – бердәмлектә

Борынгы Болгар шәһәрендә Питрәч командасы заманча кылыч көрәше буенча барлык призлы урыннарны алды. Тренер Александр Буздалов сүзләренә караганда, бу сезонда кызлар аеруча аерылып торды, алар бер тапкыр да җиңелүгә дучар булмады - үз яшь төркемнәрендә беренче урыннарны алдылар. Балалар яңа белемнәр һәм медальләр белән кайттылар, ә ата-аналар табигатьтә ял итә һәм поход тормышы романтикасын искә ала алдылар, чөнки аларга саф һавада учак ягып, җырлар җырлап утырырга, палата лагерьларында төн кунарга туры килгән.

Балалар дүрт яшь категориясендә ярышты: 9 яшь, 11 яшь,13 яшь һәм 14-15 яшь. Сугыш щит-кылыч белән коралланып уза. Безнең команданың һәр катнашучысына бишәр көндәш туры килде. Заманча кылыч сугышы кагыйдәләре буенча, башка яки корпуска тидерү катнашучыларга икешәр очко бирә, кулга яки аякка эләгү - бер очко. Рингта сугыш барышын  ике линия судьясы күзәтеп бара, аларның һәркайсы бер сугышчының бәрелүен күзәтеп тора. Көрәшчеләрдән кем беренче булып 10 балл җыя, шул  - җиңүче.

- Заманча кылыч көрәше системасы, теләсә кайсы башка көрәш кебек үк, беренче чиратта, баланың физик формасын үстерүгә юнәлдерелгән. Әмма монда дәресләрдә команда белән эшләргә өйрәнәләр. Мин балаларны бер-берсенә булышырга өйрәтергә, яшүсмерләрнең эгоистлык хисләрен юкка чыгарырга тырышам, чөнки безнең барлык тренировкалар һәм җиңүләр - ул команда эше. Мин 2007 елдан бирле балалар белән шөгыльләнәм, әлеге юнәлеш бик үзенчәлекле булуга да карамастан, миндә тәрбияләнүчеләрнең  тәннәре кара янудан  һәм тырналудан кала башка  имгәнүләре  булмады, - дип сөйләде безгә Питрәчнең Бойцовский кот" командасы тренеры Александр Буздалов.

Мондый сугышның куркынычсызлыгы шулай ук балалар шөгыльләнә торган корал белән билгеләнә. Сугыш һәм күнегүләр йомшак корал белән һәм кул сугышы өчен махсус йомшак саклагычта уза, шуңа күрә имгәнүләр куркынычы аз.

- Гомумән, миңа анда бару бик ошады: юлдагы матур пейзажлар, тимер кылыч белән тренерымның көрәше, мастер-класслар һәм сувенир лавкалары мине бик нык сокландырды. Мин барлык малайларны җиңүем белән горурланам. Мин юкка гына икенче ел шөгыльләнмим, күрәсең. Кызганыч, кечкенәләр төркеменә медальләр бирелмәде һәм бу минем күңелемне төшерде. Әмма минем янга заманча кылыч көрәше буенча дөнья чемпионы килде һәм медаль бүләк итте, мин моңа бик сөендем, - дип искә ала 3 нче сыйныф укучысы, иң кечкенә яшьтәге төркемдә беренче призлы урын иясе Настя Гаврилова.

- Тиздән минем шөгыльләнә башлавыма бер ел булачак. Мин төрле юнәлешләрне сынап карадым: биюләр дә, бассейн да, әмма   миңа монда күбрәк ошый. Болгардагы тарихи лагерь мине таң калдырды, барысы да чынлыкта барган кебек тоелды, - дип сөйләде беренче урынны алган 4 нче сыйныф укучысы Ксюша Фадеева.

- Крепостьны камап алу  кыен булды, чөнки  таранга барырга туры килде, ә  бездә тренировкаларда спарринглар, нигездә, бергә-бер генә уза. Мин бик нык дулкынландым, монда команданың ярдәме һәм, әлбәттә, әниемнең һәръяклап хуплаулары ярдәм итте. Ә Болгарның үзендә борынгы гыйбадәтханәләр мине бик тә тәэсирләндерде. Анда бик матур, дип өстәде ярышларда өченче урынны алган Илья Вавилов.

- Мин бу секциядә 8 айга якын шөгыльләнәм. Бераз үскәч тә  мондый көрәшләрдә катнашып карарга уйлыйм, әлегә шөгыльләнәчәкмен, - дип уртаклашты өченче урынны алган икенче мәктәпнең 4 сыйныф укучысы Илья Цыганов.

- Тренерымның ничек көрәшүен беренче тапкыр күрдем, һәм бу чыннан да гаҗәеп булды. Шулай ук мин крепостьны саклауда 10/10 көрәшендә катнаша алдым. Мин командадагыларны тәрәзә  һәм капкаларны саклауга куйдым, ә үзем оборона стенасының югары позициясен сакладым. Без ике көрәштә җиңдек, әмма йомгаклау нәтиҗәсе ничья булды. Миңа барысы да ошады, чөнки мондый ярышларда ниндидер яңа тактикага өйрәнергә, Россиянең һәм якын чит илләрнең төрле шәһәрләреннән бик күп яңа дуслар белән танышырга мөмкин, - дип үзенең тәэсирләре белән уртаклашты 8 нче сыйныф укучысы Антон Глинушкин.

Клуб ярышларга беренче тапкыр гына бармый. Команда зур булмаган состав белән Түбән Кама һәм Санкт-Петербург шәһәрләренә барып кайтты инде. Клуб 2020 елның февралендә Санкт-Петербургта узачак дүртенче халыкара хәрби-тарихи хәрәкәт фестивалендә катнашырга планлаштыра.

- Мондый сәфәрләр һәм җиңүләр баланың дөньяга карашын үзгәртә. Мин баламның  бик тиз яхшы якка үзгрүен күрү мөмкинлеге бирелүенә бик шат. Бу спортка мәхәббәткә дә, тарихка мәхәббәткә дә кагыла. Алар бер-берсе өчен шулкадәр борчылалар, тренерга гына түгел, яшьтәшләренә дә хөрмәт белән карыйлар. Мин барлык ата-аналарга үз малайларын һәм кызларын әлеге спорт белән шөгыльләнүгә биреп карарга киңәш итәм. Балалар атнага берничә тапкыр күнекмәләргә барырга бер дә иренми. Болгарда үткән ярышларда Ксюша  беренче урынны алды, бу көнне балалар  конкурсларда һәм  тарихи экскурсияләрдә  бик кызыксынып катнаштылар.

Һәм тренерыбызга шундый уникаль сәяхәтләр кылырга мөмкинлек биргәне, балаларыбызда батырлык, көч, кыюлык тәрбияләгәне өчен зур рәхмәт әйтәсем килә, - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Ксюшаның әнисе Альбина Фадеева.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса