Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

«Узебез белән бары якты хатирәләр генә алып китәбез»

Әле кайчан гына “Кайчан үсеп җитәрбез”, дип хыялланган балалар, инде буйга җиткән һәм тормыш дигән олы юлга аяк басарга җыена. Узган шимбәдә районның 81 чыгарылыш укучысы өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Без, мәйданчыгында асфальтка якты өметләр һәм яңа офыклар символы булган җилкәнле кораб төшерелгән, икенче мәктәптә булдык.

Тантаналы бәйрәм чарасы традицион рәвештә унберенче сыйныф укучыларының вальс биюе белән башланып китте.
Укучылар беренче укытучыларының һәм сыйныф җитәкчеләренең сүзләрен, изге теләкләрен дулкынланып тыңладылар.
- Саубуллашыр вакыт килеп җитүенә ышанасы килми, хәтта. Мөгаен, кеше өчен мәктәп елларының ни дәрәҗәдә кыйммәт булуын аңлар өчен күпмедер вакыт үтәргә тиеш. Мин ышанып шуны әйтә алам, сез минем иң яхшы укучыларым булдыгыз. Үз-үзегезгә ышаныгыз, хыялыгызга таба барыгыз һәм беркайчан да бирешмәгез. Кадерлеләрем, еларга кирәкми. Барысы да яхшы булачак, - дип тынычландырды укучыларын сыйныф җитәкчесе Раилә Гыйниятова.
- Бүген безгә бик моңсу, - дип уртаклашты хис-тойгылары белән Айгөл Әхмәтшина. - Әлбәттә, без сыйныфташлар белән күрешәчәкбез һәм укытучыларыбызны да онытмаячакбыз, аларны ешрак күрергә тырышачакбыз. Тормыш шулай корылган, анда аерылышулар да, саубуллашулар да була, без яңа үрләр яуларга, алга таба барырга кирәклеген аңлыйбыз. Шулай да, яраткан укытучыларыбыз, сыйныфташларыбыз белән аерылышу бик авыр һәм моңсу. Үзебез белән мәктәп турында җылы һәм якты хатирәләр генә алып китәчәкбез.
Чыгарылыш сыйныф укучысы Айгөл Шакирова 11 ел дәвамында күп нәрсәләр булуын искә алды.
- Авырлыклар да, уңышсызлыклар да булды, әмма якты мизгелләр күбрәк. Хәзер бернәрсә дә элеккегечә булмаячак. Күңелне ниндидер моңсулык биләп алды. Мәктәптән читтә безне бары тик яхшылык кына көтәр дип өметләнәм, - диде ул.
Бу, әлбәттә, ата-аналар өчен дә мөһим көн. Алар әле кичә генә балаларын кулларыннан тотып беренче сыйныфка алып килгән кебек.
- Укучылар дулкынлана, шуңа күрә без аларның күңелләрен күтәрергә, һәрьяклап хупларга тырышабыз, үзебезнең борчылуыбызны күрсәтергә тырышмыйбыз, - ди Альмира Шакирова.
Чыгарылыш сыйныф укучыларын булачак беренче сыйныф укучылары да котлады. Алар сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр, сынатмаска, шулай ук тырышып укырга вәгъдә бирделәр һәм мәктәпнең ышанычлы кулларда калуына ышандырдылар.
Мәктәпне тәмамлаучы укучыларны үзләренең ояларын ташлап киткән кошлар белән чагыштырырга мөмкин, шуңа да алар күккә бәхет һәм шатлык символлары булган күгәрченнәр һәм шарлар очырдылар.
Чарада район башлыгы Илһам Кашапов та катнашты, ул укучыларга күңел күтәренкелеге, көч-куәт, иҗади илһам, уңышлар теләде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса