Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

«Яңа менюны безнең балалар ошатып өлгерде инде»

Тулы кыйммәтле туклану - баланың нык иммунитетының, аның яхшы өлгерешенең һәм сәламәтлегенең нигезе. Шуңа күрә белем бирү учреждениеләрендә туклану мәсьәләсенә аерым игътибар бирелә. Балалар ризыкның тәмле булуын, ә ата-аналар аның файдалы булуын тели. Уку елы башыннан район мәктәп ашханәләрендә яңа меню барлыкка килде. Элек балаларны шактый тыйнак ашаталар иде - ботка, баллы чәй һәм ипи бирәләр иде, хәзер ашамлыклар исемлеге шактый тулыланды.

- 19 сентябрьдән яңа менюга күчтек. Безгә 7 сум 70 тиен күләмендә бюджет акчасы килү дәвам итә, хәзер  ата-аналар средстволары да җәлеп ителә, алар  24 сум 30 тиен өстиләр, - диде Питрәч икенче мәктәбе директорының укыту һәм тәрбия эшләре буенча  урынбасары Гөлназ Хөсәенова. - Ашамлыклар комплексына төрле ашлар,  итле һәм балыклы икенче ашлар керә, гарнирга пюре, макарон, карабодай, дөгедән ризыклар әзерләнә, һәм, әлбәттә, баллы чәй һәм ипи бирәбез. Яңа меню инде балаларыбызга ошый, алар бик канәгать, бик теләп ашыйлар, - дип билгеләп үтте ул.
Яңа туклануга күчәр алдыннан бу мәсьәлә ата-аналар җыелышларында, ата-аналар комитеты киңәшмәләрендә җентекләп тикшерелде. Кызыксындырган барлык сорауларга җавап алу өчен ата-аналар азык-төлек һәм социаль туклану департаменты вәкилләре белән дә очраштылар.
- Без ата-аналарның фикерләрен тыңлаячакбыз, балаларга ризыкларның ошыймы-юкмы икәнен игътибар белән күзәтеп барачакбыз. Кирәк булган очракта без менюны яңадан карарбыз. Мондый меню буенча Казан шәһәре мәктәпләрендә, Биектау һәм Теләче районнарында, шулай ук республиканың 10 районы балалар бакчаларында тукланалар, анда 2016 елдан башлап Питрәч мәктәпкәчә учреждениеләре дә керә, - дип сөйләде безгә «Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты» АҖ башлыгы урынбасары Маргарита Рәхмәтуллина. - Ата-аналарны, әлбәттә инде,  төзелгән меню куркынычсызлыгы мәсьәләсе борчый. Продукция СанПин таләпләренә туры килә, Казан шәһәренең гигиена һәм эпидемиология үзәгеннән эксперт бәяләмәләре бар. Моннан тыш, продукция департаментның аккредитацияләнгән лабораториясе аша керү контроле уза.
Яңача туклануны балалар инде яратып та өлгергән.
- Хәзер безне ничек ашатулары ошый миңа. Кичә котлет белән карабодай һәм аш иде, бик туклыклы һәм тәмле, -  дип үз тәэсирләре белән уртаклашты район үзәгенең икенче мәктәбеннән 9 сыйныф укучысы Наил Хөсәенов.
Менюны беренче сыйныф укучысы Мирослав Левахин да бәяләде.
- Безне яхшы ашаталар, беренче, икенче ризыклар бирәләр, - диде ул.
- Әлбәттә,  башта ата-аналарның кайбер шикләре бар иде, - диде Ленино-Кокушкино мәктәбе директоры Ирина Шаронова. - Алар әзер ризыкларны Казаннан боксларда китерәләр дип уйлаганнар. Әмма бу алай түгел. Безгә атна саен ярмалар, май, сөт, икмәк, ярымфабрикатлар, сыер итләре алып киләләр, ә ризыкны мәктәп ашханәләрендә пешекчеләр пешерә, без балаларга кайнар аш бирәбез, - дип ассызыклады Ирина Шаронова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса