Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Яшь кыз ни өчен укытучы һөнәрен сайлаган һәм нәрсә аңа стимул бирә

Беренче укытучыга зур бурыч йөкләнгән. Ул баланы яңа дөнья белән таныштыра, аның белән яңа белемнәр алу юлында беренче адымнарын ясый. Беренче укытучыны мәктәпне тәмамлап күп еллар үткәч тә онытмыйлар. Иске Шигали мәктәбе укытучысы Наталья Селящевага быел беренче тапкыр үз укучыларын бишенче сыйныфка озатырга туры киләчәк.

Балаларны бик нык яратуы сәбәпле безнең героебыз башлангыч сыйныф укытучысы һөнәрен сайлаган. Мәктәптә укыганда ук ул үзидарә көннәрендә актив катнаша торган булган. Бервакыт Наташага, иң тәртипле һәм сәләтле укучы буларак, ике сыйныфка бер юлы тарих дәресе үткәрергә тәкъдим иткәннәр. Ул үз “укучыларын” бик тиз тыңлаткан һәм хәтта аларга яңа тема аңлатырга да өлгергән. Укытучы роле бик ошаган аңа, шул вакытта киләчәктә кем булу мәсьәләсе дә хәл ителгән.
Наталья Селящева Мари Эл Республикасында туган, бер елдан алар гаиләсе Казанга күчеп килгән. Гимназияне тәмамлаганнан соң, ул КФУның психология һәм мәгариф институтына укырга керә.
Студент чагында Питрәч районында яшәүче егет белән таныша һәм аңа кияүгә чыга Наташа. Тиздән яшь белгечне Иске Шигали мәктәбенә эшкә чакыралар.
- Аңа кадәр һәр баланы фәрештә итеп күрә идем, мәктәптә эшли башлагач, моның алай ук тәгел икәненә ининдым, - ди ул.
Балалар һәм аларның әти-әниләре белән кыенлыклар җитәрлек булып чыга, һәркемнең үз холкы. Берәүләр барысын да бик тиз үзләштерә һәм биремнәрне тырышып башкара, ә икенчеләре тиз арый, көйсезләнә, үҗәтләнә, тыңламый. Яшь укытучы бик сабыр, түземле, зирәк булырга кирәклеген аңлый.
- Беренче елда барысы да шулкадәр авыр тоелды, бу эшне башкарырга минем көчем җитәр микән дип шикләнә башладым. Әмма миңа хезмәттәшләрем бик булышты, бигрәк тә минем остазым Питрәчнең беренче мәктәбеннән Светлана Александровна Шәйдуллина. Ул минем дәресләргә килде, киңәшләрен бирде, тәҗрибә уртаклашты. Акрынлап мин күнегә башладым, балаларга да ияләндем, ата-аналар белән дә уртак тел таптым, - дип сөйләде Наталья Селящева.
Яшь укытучының өч елга якын эш стажы бар, һәм инде казанышлары да юк түгел. Узган ел ул «Ел укытучысы» конкурсының район этабында җиңүче булды. Әңгәмәдәшем өчен укучыларының уңышлары зур бүләк.
- Балаларны бик тырышып нәрсәгә дә булса өйрәтәсең, ә аннары алар үз белемнәрен сиңа күрсәтә, матур һәм грамоталы яза, яхшы укырга һәм санарга өйрәнә башлый, менә бу бәхет түгелме?! Шул чакта тырышлыгыңның юкка булмавын аңлыйсың, - ди Наталья Сергеевна. Аның укучылары хәзер дүртенче сыйныфта укый. Барысы 26 бала. Аларның һәркайсы гомер буена укытучының исендә калачак, чөнки бу аның беренче чыгарылышы. Балалар үз педагогларына шулкадәр ияләнгәннәр, кайчагында хәтта аны әни дип атарга да мөмкиннәр икән.
Хәзерге вакытта ул укучыларыннан аерылырга мәҗбүр, чөнки балалар дистанцион рәвештә белем ала. Әмма укытучы көннең һәм төннең теләсә кайсы вакытында аларга ярдәм итәргә, укучыларның ата-аналарына булышырга әзер, телефон һәрвакыт аның кулында. Наталья Сергеевна тиздән үз укучыларын күрергә, алар белән вакыт үткәреп калырга хыяллана, чөнки алар тиздән бер-берсеннән аералачак бит. - Без һәрвакыт элемтәдә булырбыз, балалар да мине онытмас, дип ышанам, - ди авылда яшәүче яшь белгеч.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса