Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Яшь педагоглар уңышка юл ала

«Авылда яшь белгеч» рубрикасында без сезне авылларда эшләүче яшь һәм талантлы белгечләр белән таныштыруыбызны дәвам итәбез. Мәгариф өлкәсендә дә алар аз түгел. Быел да районның яшь укытучылары сафы тулыланды. «Укытучы» дигән горур исемдә беренче тапкыр мәктәп бусагасын сигез яшь укытучы атлап керде.

Район үзәгенең беренче мәктәбенә башлангыч сыйныф укытучылары Энҗе Наил кызы Сираҗиева һәм Екатерина Александровна Федорова, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Альбина Рөстәм кызы Вәлиуллина, физик культура укытучысы Никита Геннадьевич Чернечков килде. Кощак мәктәбендә  яшь педагог Алинә Рафаил кызы Ананьева  математика укытучысы булып һәм Иске Шигали мәктәбендә Рәзинә Фәрит кызы Дәүләтшина башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләячәк. Динә Хәбир кызы Сәйфетдинова Питрәчнең икенче мәктәбендә инглиз теле, татар теле һәм әдәбияты укытачак. Ә Пановка мәктәбендә яңа технология һәм физик культура укытучысы - Эдуард Николаевич Приказчиков. Безнең бүгенге героинябыз, яшь булуына да карамастан, үз эшенең тәҗрибәле остасы. Таныш булыгыз, Богородск мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Эльмира Газизулла кызы Мәхмүтова.
Эльмираның әти-әнисе институтны тәмамлаганнан соң, Павлоград шәһәренә, Украинаның Днепропетровск өлкәсенә эшкә билгеләнә. 13 яшендә ул әти-әнисе белән Татарстанга, Балтач районына әйләнеп кайта, анда гимназияне алтын медаль белән тәмамлый. Эльмира гомере буе журналист булып эшләргә хыялланган, әмма укырга Казан университетының тарих факультетына кергщн. Уку вакытында һәм аны тәмамлаганнан соң Эльмира сату өлкәсендә эшли. Тик, күпмедер вакыттан соң, аның гаиләсе шәһәрдән авылга күчеп китәргә була.
Эльмира үзе әйтүенчә, авыл тормышы аның күңеленә аеруча якын була, шуңа да яшәр өчен авыл җирен сайлый алар. Питрәч районына, Гильдеево авылына күчеп, Богородск мәктәбенә тәрбияче булып урнаша. Нәкъ бер елдан соң аны аны тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы вазифасына күчерәләр.
- Федераль дәүләт белем бирү стандартларын үзләштерергә туры килде. Шулай ук бу елдан мин Богородск мәктәбенең профком рәисе булып торам. Укытучы - ул акча китерә торган һөнәр түгел. Укытучы - ул сәләт. Үзеңне балаларга багышларга әзер булмасаң, укытучы булу авыр, - ди ул ихлас күңелдән.
Моннан тыш, Эльмира Богородск мәктәбендә берничә уникаль балалар белем бирү программасы буенча кураторлык итә. Мәсәлән, «Мәктәп бизнесы компаниясе» программасы - икътисади уен, аның ярдәмендә балалар гамәли икътисад нигезләрен үзләштерәләр. Предприятиенең оешуыннан алып ликвидацияләүгә кадәр уйнап күрсәтәләр. Компания президенты, баш хисапчы, кадрлар буенча менеджер, PR-менеджер, сәүдә менеджеры, җитештерү белгече һәм башка вазыйфаларда үзләрен сынап карыйлар.
- Бу проектта мин мәктәпкә кадәр тупланган бөтен тәҗрибәмне тапшыра алам. Моннан тыш, 2017 елда мин «ПопКорн» балалар командасын оештырып КВН проектын эшләтеп җибәрдем. Без ТР «Юниор» КВНның 1/8 лигасында җиңү яуладык, ә бер елдан «Казань молодая” КВН лигасы призерлары булдык. 2019 елда без ТР «Юниор» КВН лигасының беренче призын алдык. Бүгенге көндә «ПопКорн» командасы - ул Питрәч районында бердәнбер профессиональ балалар КВН командасы, - дип сөйләде безгә Эльмира Газизулла кызы.
Аның җитәкчелегендә мәктәптә «Дума» эшли, «депутатлар» үзләренең «Буыннар дуслыгы» программасын эшләгән. Проект өлкәннәргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән, балалар әби-бабайларны IT-технологияләргә өйрәткән. Бу проектта 1-11 сыйныфта укучы барлык укучылар да катнаша. Башлангыч мәктәп өлкән яшьтәге кешеләр өчен сувенирлар һәм открыткалар әзерли, ә урта сыйныфлар өлкәннәр өчен ярдәмчеләр отряды оештыралар. Эльмира, чын лидер буларак, үз уңышлары белән генә тукталып калмый һәм ул бик күп һөнәри бүләкләргә ия. Ул «Ел укытучысы-2018» район конкурсында җиңүче, "Сыйныф җитәкчесе" район конкурсы призеры булды һәм башка бик күп конкурсларда җиңүче.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса