Яшь питрәчлеләр керамика серләренә төшенә
«Шатлык» социаль приютында керамика кебек традицион һөнәрчелекне популярлаштыру буенча мастер-класслар һәм дәресләр уза.
Бу дәресләр «XIX-XX гасырлардагы Питрәч керамикасын торгызу» проектын тормышка ашыру кысаларында үткәрелә. Ул керамика һәм һөнәрчелек үзәге тарафыннан эшләнгән һәм Президент грантлары фонды ярдәме алган. Проект ятим балаларны һәм сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балаларны традицион һөнәрләр аша социаль яраклаштыруны күздә тота.
Балчык белән эшләү - кызыклы, мавыктыргыч иҗади шөгыль, ул сәнгать осталыкларын куллану мөмкинлеге бирә. Шулай ук дәресләр балаларга иҗади фикерләүне үстерергә, акыл эшчәнлеген стимуллаштыруга, үзбәяңне арттырырга, файдалы күнекмәләр алырга ярдәм итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа