Вперед

Пестречинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество

Балаларга куркыныч янамый, шартлар яхшы

Безнең райондагы «Акчарлак» җәйге сәламәтләндерү лагере табигатьнең искиткеч гүзәл бер почмагында урнашканлыгы белән чын-чынлап мактана ала. Бирегә ял итәргә килергә теләүче балалар саны елдан-ел арта бару да нарат урманының саф һавасы, һәм тирән эчтәлекле чараларга бай программа белән бәйледер, күрәсең.

Әмма, әти-әниләр дә, лагерьны оештыручылар да, барыннан да элек, балаларга лагерьда бернинди дә куркыныч янамаска тиеш, дип саный.

Балаларын җәйге сәламәтләндерү лагерьларына җибәргәндә һәр әти-әни баланың анда иминлектә булуын, яхшы шартларга урнаштырылуын һәм тамагы тук булуын тели.

Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская да "Акчарлак" лагерена килгәч, иң беренче чиратта, монда куркынычсызлык кагыйдәләренең ни дәрәҗәдә яхшы үтәлүен тикшерде.

Янгын күзәтчелеге инде бирегә балалар килеп урнашканчы ук, лагерьны җентекләп тикшереп чыккан.

  • Әлеге лагерьда, янгын килеп чыкса, автомат рәвештә безгә хәбәр итә торган махсус система урнаштырылган, моннан тыш биредә беренчел янгын сүндерү чараларының барысы да бар. Һәр сменаның башында без эвакуация тренировкасы үткәрәбез, - ди Питрәч районы буенча янгын күзәтчелеге бүлеге өлкән инспекторы Роман Пушков.

Һәрбер лагерь Роспотребнадзорның язма рөхсәте белән генә ачыла.

- Лагерьдә беренче смена барганда без биредә планнан тыш тикшерү үткәрдек. Ул вакытта лагерь эшчәнлегенә, балаларның тормышына һәм сәламәтлегенә зыян китерми торган вак-төяк җитешсезлекләр барлыгы ачыкланган иде. Моннан тыш лагерь ачылыр алдыннан да без биредә инде эшләдек, берничә күрсәтмә бирдек. Безнең барлык күрсәтмәләребез һәм кисәтүләребез дә игътибарсыз калмады, җитешсезлекләр бетерелде. Бердәнбер хәл ителмәгән мәсьәлә бездә бер балага тиешле мәйданның нормага туры килмәве, - ди ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе районнарындагы территориаль бүлеге башлыгы урынбасары Галина Игнатьева.

Район башлыгы Эдуард Дияров юбилейга - тиздән "Акчарлак" ачылганга 55 ел тула - лагерьда яңа корпуслар төзеләчәк, дип билгеләп үтте.

Лагерьны шәхси сак хезмәте контрольдә тотуга карамастан, ТР Эчке эшләр министрлыгының Питрәч районы бүлеге хезмәткәрләре дә игътибардан читтә калдырмый.

Сәрия Сабурская торак корпуслар, ашханә, юыну бүлмәләрен карап чыкты, балалар белән аралашырга да өлгерде. Балалар биредә яшәү шартлары, ашау-эчү, төрледән-төрле чараларның барысы белән дә бик канәгать.

- Миңа лагерьда башта ук ошады, - дип башлады үзенең лагерь тормышы турындагы хикәясен биредә ял итүче Даниэль Галләмов. - Ә хәзер миңа монда тагын да күбрәк ошый. Мин монда ел саен киләчәкмен, - дип дәвам итте ул сүзен тыңлаучыларны сөендереп.

Биредә хәзер 125 бала ял итә. Бу смена Россиядә уза торган Экология һәм җәмәгать урыннары елына багышлана.

- "Яшь гвардия" җирле бүлекчәсенең "Яшел планета" дип исемләнгән экологик проекты яшьләр арасында үткәрелгән конкурста "Иҗтимагый эшчәнлек" номинациясендә җиңеп чыкты. Проектны тормышка ашыру өчен "Акчарлык" лагерен сайладык. Чөнки биредә нәкъ менә без мәгълүмат җиткерергә теләгән яшьтәге балалар, - ди "Яшь гвардия"нең райондагы бүлеге җитәкчесе Екатерина Галләмова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса