Вперед

Пестречинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество

КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

ПИТРӘЧ БАЛАЛАР, ЯШҮСМЕРЛӘР КОМПЛЕКСЛЫ СПОРТ МӘКТӘБЕНДӘ тәрбияләнүче халыкара класслы спорт мастеры Артур Макаров (тренеры Сергей Блохин) 21 яшькә кадәр булган юниорлар арасында 75 килограммга кадәр категориядә дөнья чемпионы титулына лаек булды.

Әлеге югары нәтиҗәгә Артур Малайзия башкаласы Куала-Лумпур шәһәрендә үткән дөнья чемпионатында лаек булды.

ЯРАМАГАН ҖИРЛӘРДӘ САНКЦИЯЛӘНМӘГӘН ЧҮП ТАШЛАУ һәм җыю буенча Белкино авыл җирлеге территориясендә вазыйфаи затка 15 мең сум күләмендә штраф салынган.

Башка вазыйфаи затка тиеш булмаган урыннарда реклама конструкциясе урнаштырган өчен шулай ук 15 мең сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк. Административ-техник инспекция әгъзалары җирлек территориясендәге уңайлылык кагыйдәләрен бозган өчен 4 беркетмә төзеделәр. Аның нәтиҗәсендә ике питрәчле һәм бер Ленино-Кокушкинода яшәүчегә икешәр мең сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк.

"ШАТЛЫК" СОЦИАЛЬ ПРИЮТЫ территориясендә гаиләләргә һәм балаларга социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре белгечләре өчен "Социаль адаптация белән кыенлыклар күрүче социаль приютларда тәрбияләнүче балалар һәм яшүсмерләргә социаль хезмәт күрсәтүнең индивидуаль программаларын тормышка ашыруны анализлау" темасына семинар-супервизия булып үтте. Семинар барышында әнә шундый балалар белән эшләү формалары һәм методлары, аларны авыр тормыш хәлләреннән чыгару юллары турында сүз барды.

Семинарга республиканың 9 районыннан вәкилләр килгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса