Вперед

Пестречинский район

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество

Матур булу мөмкинлеге бүләк иттеләр

Нинди генә яшьтә дә хатын-кыз матур булып калырга тели. Аларның берсе дә чәче таралмаган килеш урамга чыкмый. Шулай да еллар үзенекен итә, үзең өчен акча аз кала.

Шуны исәпкә алып, "Кайгырту" социаль үзәге "Альпари" хәйрия фонды ялгыз пенсионерларга бушлай чәч кистерү мөмкинлеге бүләк итте.

Татьяна Беляева парикмахерны һәм "Кайгырту" социаль үзәге хезмәткәрләрен шатланып каршы алды. Аңа 72 яшь, кызганыч, хәзер ул ялгызы яши.

- Ике иремне һәм улымны җирләдем, - диде ул безгә. - Мине социаль хезмәткәр Елена Филатова карый, мин аның эшеннән бик канәгать.

Шактый өлкән яшьтә булуына, авыртуына да карамастан, Татьяна Александровна кул эшләре белән шөгыльләнергә ярата. Аның йорты чәчәкләр белән тулы, тәрәзә төпләрендә бүлмә гөлләре шау чәчәктә утыра, стеналарны үз куллары белән эшләгән чәчәкләр бизи.

- Мин матурлыкны яратам. Бушлай чәч кистереп булуы турында белгәч, рәхәтләнеп ризалаштым, - диде ул.

Ә "Альпари" хәйрия фонды өчен бу беренче генә акция түгел. Аларның парикмахерлары безнең районга еш килә, алар "Шатлык" балалар приютында тәрбияләнүчеләрнең чәчләрен кисә, аларны рәтли.

- Өлкән яшьтәге кешеләр өчен башкалар белән аралашуның бик мөһим булуын, ә очрашуларның шатлык кына китерүен һәркем яхшы белә. Шуңа күрә Өлкәннәр көненә багышлап үткәргән барлык чараларыбыз боларның барысын да исәпкә алып оештырылды, - диде "Кайгырту" социаль үзәге директоры вазыйфасын башкаручы Руслан Ларионов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса