Вперед

Пестречинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество

Социаль программаларны тормышка ашыру – иң яхшы агитация

Сайлау кампаниясе кысаларында "Бердәм Россия" партиясе "Көчле Татарстан! Бердәм Россия!" гомумреспублика патриотик эстафетасына старт бирде. Ай ярымда кандидатлар һәм гамәлдәге төрле дәрәҗә депутатлар командалары Татарстанның барлык 45 районында яшәүчеләр белән очрашулар үткәрә.

Эстафета маршрутының пунктларының беренчесе Питрәч районы булды. Кичен үзәк мәйданчыкта халык күп җыелды. "Бердәм Россия" партиясе логотибы төшерелгән һәм эстафета лозунгы язылган автобус белән питрәчлеләр янына Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар Мурат Гаделшин һәм Иршат Минкин, район предприятие җитәкчеләре һәм җәмәгать эшлеклеләре килде.

Очрашуда Питрәч район башлыгы Эдуард Дияров та катнашты һәм безнең районда тормышка ашырыла торган проектлар турында сөйләде.

- Соңгы өч елда гына да район авылларында дүрт яңа күп функцияле үзәк ачылды, әле тагын бер клуб Карповкада быел эшли башлаячак. Ел саен тузган, махсус җиһазланмаган биналар урынына яңа модульле фельдшерлык-акушерлык пунктлары ачыла. Шулай ук районда өч елда 9 яңа спорт мәйданчыгы ачылды, анда һәркем теләп спорт белән шөгыльләнә. Быел район үзәгенең ике мәктәпкәчә балалар учреждениесендә - "Кыңгыраучык" һәм "Кояшкай" балалар бакчаларына капиталь ремонт ясалды инде. 120шәр урынга исәпләнгән ике балалар бакчасы ачылды - Шәледә "Тургай" һәм Питрәчтә "Бәләкәч". Алар ачылу нәтиҗәсендә, районда балалар бакчаларына чират шактый кимеде. Бүгенге көндә парклар һәм скверлар төзекләндерелә, юллар салына, яңартыла. Боларның барысына да безнең лидер Рөстәм Миңнеханов командасының көйле эше ярдәмендә ирешелде, - дип билгеләп үтте Эдуард Дияров.

Депутатлыкка кандидат Иршат Минкин питрәчлеләрнең Татарстанның үсешенә зур өлеш кертүләрен билгеләп үтте. Ул Питрәч халкы белән төрле вазыйфаларда эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.

- Татарстан хөкүмәте һәм "Бердәм Россия" партиясе барлык федераль программаларны яклап чыга, ә алар сезнең районда уңышлы тормышка ашырыла, - диде ул.

Депутатлыкка кандидат Мурат Гаделшин төп игътибарны республикабыз уңышларына юнәлтте.

- Соңгы елларда бездә метро, нефтьне кабат эшкәртү предприятиесе төзелде. Татарстан катнашмый калган бер генә федераль программа да юк. Безнең республика ышанычлы адымнар белән алга атлый. Сезне республикабыз алып барган курсны хупларга чакырабыз, - дип билгеләп үтте ул.

Аннан соң питрәчлеләр "бердәм россиялеләр" командасы белән аралашуы җыелганнарның сорауларына җавап бирү формасында дәвам итте. Алар очрашуда районда актуаль булган берничә сорауны күтәреп чыкты: чистарту корылмалары һәм авыл эчендәге юллар төзелеше. Богородск авыл җирлеге башлыгы Фәрит Фәезов авыл җирлекләрен финанслау турындагы сорау белән мөрәҗәгать итте.

Депутатлыкка кандидатлар билгеләп үтүенчә, мондый мөһим мәсьәләне хәл итүдә федераль һәм республика структуралары яклавы таләп ителә, киләчәктә питрәчлеләрнең барлык теләкләре һәм тәкъдимнәре исәпкә алыначак.

"Көчле Татарстан! Бердәм Россия" эстафетасында катнашучылар автобусы инде иртәгә республика буенча юл алачак. Маршрут Татарстанның барлык районнары аша үтәчәк, һәм һәр җирдә әлеге марафон Татарстан Республикасы авыл һәм шәһәрләренең зур мәйданчыкларында көн саен халык белән очрашуларны күз алдында тота.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса