3889 питрәчле коронавируска каршы прививка ясаткан
4370 доза вакцина кабул ителгән. Бу - «Спутник V» һәм «ЭпиВак».
Бүгенге көндә 3889 питрәчле Covid-19га каршы прививка ясаткан.
Прививка ясату өчен медицина бригадасын оешма коллективларына чакыру мөмкинлеге бар. Моның өчен раойн үзәк хастаханәсенең сырхауханәсенә хәбәр итәргә кирәк.
Район торак пунктларында прививканы ясату теләге турында фельдшер-акушерлык пунктына хәбәр итәргә кирәк. Вакцинация ясарга әзер 5 кеше булса, бригада шулай ук авылларга да чыга. Ә ерак торак пунктларга бригада 2 кеше булса килә.
Үзеңне һәм якыннарыңны коронавирус инфекциясеннән саклау өчен Питрәчкә бару мәҗбүри түгел. Вакцинациягә ТР Дәүләт хезмәтләре Порталы аша язылырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа